Госман Галиев
Госман Галиев (Госман Гатаулла улы Галиев, 18 август 1924, Зур Чынлы, Шәйморза вулысы[d], Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 25 гыйнвар 1986 (61 яшь), Зур Чынлы, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, механизатор, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1973).
Госман Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | غۈسمان غاتاوللا ئوغلىٰ غەلىيف Ƣosman Ƣataulla ulь Ƣəlief Госман Гатаулла улы Галиев тат. Ğosman Ğataulla uğlı Ğälief |
Туган | 18 август 1924 Зур Чынлы, Шәйморза вулысы[d], Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 25 гыйнвар 1986 (61 яшь) Зур Чынлы, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Биографиясе
үзгәртү1924 елның 18 августында Чүпрәле районының Олы Чынлы авылында туа[1]. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач[2], колхозда эшли башлый, әмма Бөек Ватан сугышы башлангач Кызыл Армия сафларына алына[3].
Шоферлар курсларында укыганнан соң Алиев төрле фронтларда сугыша. 1947 елның апрелендә хәрби бүләкләр белән туган ягына кайта һәм май аенда Иске Шәйморза МТСында эшли башлый. 1959 елда Госман Галиев комбайнчы, ә 1963 елдан Чүпрәле районының «Ирек» колхозының трактор бригадасы бригадиры була. 1972 елның катлаулы корылыклы җәендә икмәк вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынды. Госман Гатаулла улы бригадасы үз өстенә алган йөкләмәләрне арттырып үтәде, ә аның бригадиры 1973 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Госман Гатаулла улы Галиев 1986 елның 25 гыйнварында вафат була[4].
Бүләкләре
үзгәртү1973 елда Г. Г. Галиевка Ленин ордены белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Шулай ук Ленин ордены (1966) һәм медальләр белән бүләкләнде, алар арасында «В. И. Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Выходцы из Дрожжановского района 2014 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
- ↑ История школы
- ↑ Память народа
- ↑ Река времени / 25 января. әлеге чыганактан 2014-11-04 архивланды. 2014-11-04 тикшерелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- АЛИЕВ Усман Гатауллович 2020 елның 25 февраль көнендә архивланган.
- АЛИЕВ Госман Гатаулла улы