Горг Заммит (Хал Корми, 1908 елның 17 марты — 1990 елның 21 июле) Мальта адвокаты, шагыйре һәм авторы булган.

Горг Заммит
Һөнәре язучы

Укуы үзгәртү

Мускатта туган булып, бала чагында Халь Кормида Сорийет Агостиниани мәктәбенә йөргән булган һәм беренчел мәктәпкә йөргән. Икенчел белемен Флорес колледжында һәм Изге Павел Мәктәбендә алган һәм белемен Биркиркарада Сан Алвиги колледжында алган.
Тулы белемен Мальта Рҗали Университетында тәмамлаган һәм Римга барып укыган. Курсны тәмамлагач адвокат булып киткән.

Белгән гыйлемнәре үзгәртү

Лицейда инглиз телен, итальян телен һәм латин телен өйрәнгән. Семинариядә әдәбият һәм итальян телен өйрәнгән һәм Мальта Рҗали Университетында лектор булган. Университетта, Британия Институтында һәм семинариядә инглиз телендә һәм итальян телендә конференциядә катнашкан. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында полиция инспекторы булып эшләгән булган.

Шигърият һәм башка язмалары үзгәртү

Мальта телендә, инглиз телендә һәм итальян телендә язган. Романнар һәм повестьлар язган булган, күбесенчә мәгълүм булган ике персонаж Вензу һәм Рози һәм алар тирәсе һәм аларга бәйле тормыш турында.
Горг Заммит Мальтаның йола һәм романтик шагыйрьләренең берсе. Инглизчә «Lyrical Moments», повестьлар, мальта телендә шигърият, «Ix-Xhud li ma Deherx» тарихи романын язган булган.

Башка эшләре үзгәртү

Карьерасы белән беррәттән, төрле башка эшләр эшләгән, мәсәлән, медиклар киңәшмәсе президенты һәм Мальта Академиясе киңәшмәсе әгъзасы булган.

Шәхси тормышы үзгәртү

Майлы һәм акварель буяулар белән рәсемнәр һәм керамика ясаган.
Ул Кармелина Кушиерига өйләнгән булган һәм аларның ике кызы Селина һәм Маркита булган.