Глория (оптик күренеш)

Гло́рия (лат. gloria — бизәк; ореол) — болытларда күзәтелүче оптик күренеш.

Үзәгендә очкыч шәүләсе булган глория.
Кеше шәүләсе белән глория, Сан Францискодагы күпердән төшерелгән.
Брокен өрәге, Корженевская пигы, Памир.

Күзәтүченең нәкъ алдында яки астарак урнашкан болытларда яктылык чыганагының нәкъ каршындагы ноктада күзәтелә. күзәтүче тауда яки очкычта булырга тиеш, ә яктылык чыганагы (Кояш яки Ай) - аның артында.

Күзәтүченең болытка төшкән шәүләсе янындагы төсле дуганы хәтерләтә. Эчтә күк төсендәге, ә тышта - кызылсу әйләнә күзәтелә; аннары әйләнәләрнең әзрәк интенсивлык белән кабатланулары мөмкин. Почмакча зурлыгы салават күперенекенә караганда күпкә әзрәк — 5…20°, ул болыттагы тамчылар зурлыгына бәйле.

Глория элегрәк болыт тамчыларында төшкән ягына таба (ягъни күзәтүчегә таба) кайтарылган яктылык дифракциясе белән аңлатыла.

Глория тарихта һәм мәдәниятта үзгәртү

Кытайда глорияне «Будда яктылыгы» (佛光) дип атыйлар. Күренешне күзәтү турындагы беренче язмалар (Эмэйшань тавыннан) б.э. 63 елына карыйлар. Төсле галоны һәрвакыт күзәтүче шәүләсе урый, әлеге шәүлә кешенең Буддага яки башка иләһләргә якынлыгын күрсәтә дип уйлаганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

Литература үзгәртү


  • Хромов С. П. Метеорология и климатология для географических факультетов. — Л.: Гидрометеорологическое изд-во, 1964. — Б. 500.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү