Гата Сәлимов

татар артисты, режиссер

Сәлимов Гата Шәрип улы (15 декабрь, 1928, Күбәкәй, Сафакүл районы, Курган округы, Урал өлкәсе — 24 ноябрь, 1997, Чиләбе) — татар артисты, актёр, режиссёр.

Гата Сәлимов
Туган 15 декабрь 1928(1928-12-15)
Күбәкәй, Күбәкәй авыл советы[d], Сафакүл районы
Үлгән 24 ноябрь 1997(1997-11-24) (68 яшь)
Чиләбе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре сәнгатькәр, режиссёр
Эш бирүче Чиләбе татар театры

Биографиясе үзгәртү

 
Чиләбе татар театры коллективы. Беренче рәттә сулдан дүртенче Гата Сәлимов, икенче рәттә уңнан бишенче танылган татар шагыйрәсе Салисә Гәрәева. 1966 ел.

Гата Сәлимов 1928 елның 15 декабрендә Урал өлкәсе Курган округы Сафакүл районы Күбәкәй авылында туган.[1]

1950 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган.[2] 1951 елдан Коркино үзешчән театрында режиссер булып эшли башлый.[1]

1960 елдан татар-башкорт үзешчән сәнгать коллективын һәм Чиләбе трактор заводы мәдәният йорты каршындагы татар театрын җитәкли.[1][3][4]

Ул татар пьесалары буенча спектакльләр куя, актер булып та чыгыш ясый. Аның җитәкчелегендә 1971 елда театр коллективына халык театры исеме бирелә. Театр Курган, Чиләбе өлкәләрендә чыгышлар ясый.[5]

1990 елларда эшчәнлеге туктала,[3] Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.[6]

1997 елның 24 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә вафат була.[1]

Искәрмәләр үзгәртү