Галина Прозуменщикова

Галина Николаевна Прозуменщикова (1948 елның 26 ноябре, Акъяр, ССРБ2015 елның 19 июле, Мәскәү, Россия) — совет йөзүчесе, совет спорты тарихында йөзү буенча беренче Олимпия чемпионы (1964)[3]. Мехикодагы (1968) һәм Мюнхендагы (1972) Олимпия уеннарының көмеш һәм бакыр призёры. Алты тапкыр дөнья һәм тугыз тапкыр Европа рекордчысы. Өч тапкыр Европа чемпионы (1966, 1970). 15 тапкыр ССРБ чемпионы (1962—1973). 27 тапкыр ССРБ рекордчысы.

Галина Прозуменщикова
Туган телдә исем рус. Галина Прозуменшикова
Туган 26 ноябрь 1948(1948-11-26)[1]
Акъяр, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 19 июль 2015(2015-07-19)[2] (66 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе авыру
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер МДУның журналистика факультеты[d]
Һөнәре журналист, йөзүче

 Галина Прозуменщикова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Галина Прозуменщикова 1948 елның 26 ноябрендә Акъярда туа. Йөзү белән 10 яшьтән шөгыльләнә башлый, бер елдан соң Акъярның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә чакырыла. 1970 елга кадәр тренер Елена Алексеенко[4] җитәкчелегендә шөгыльләнә, аннары — Виталий Сорокинда. 1961 елда беренче өлкән разряд нормативын, бер елдан соң ССРБ спорт мастеры нормативын үти[5]. 1962 елдан — Акъярның (1966 елга кадәр), ә 1967—1973 елларда — Мәскәүнең Кораллы көчләрен тәкъдим итә[6].

Брасс стилендә йөзү буенча ССРБның атказанган спорт мастеры (1964). Олимпия чемпионы (1964, Токио), Олимпия уеннары призёры (1968, Мехико, 1972, Мюнхен), Европа чемпионы (1966, 1970), төрле дистанцияләрдә күп тапкырлар ССРБ чемпионы (1963—1972).

Брасс стилендә 200 метр дистанциядә Галина Прозуменщикова дүрт тапкыр дөнья рекордын куя. 1964 елның 11 апрелендә Бләкпулда 2:47,7 нәтиҗәсе белән өч ел элек куйган Карин Бейер (ГДР) рекордын узып китә, аннары бу нәтиҗәне 1964 елның 17 маенда Берлинда яхшырта (2:45,4), 1965 елның 12 сентябрендә Грониңенда (2:45,3) һәм 1966 елның 22 августында Үтрехтта узган Европа чемпионатында (2:40,8) яхшырта[7]. 1966 елның 17 июлендә Ленинградта 100 метрга брасс белән йөзүдә дөнья рекордын куя[8].

1984 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый[6]. 1980 елдан ЦСКА йөзү һәм суга сикерү БЯСМДА тренер булып эшли[9].

Мәскәүдә яшәгән. 2015 елның 19 июлендә озак авырудан соң вафат була[10]. Ваганьков зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Прозуменщикова Галина Николаевна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Find A Grave — 1996.
  3. Хавин Б.Н. Советские спортсмены — олимпийские чемпионы // Всё об олимпийских играх. — 2-е изд., доп. — М.: Физкультура и спорт, 1979. — С. 573. — 607 с.
  4. Галина Прозуменщикова. әлеге чыганактан 2017-08-30 архивланды. 2017-08-30 тикшерелгән.
  5. Галина Николаевна Прозуменщикова. әлеге чыганактан 2011-11-16 архивланды. 2008-03-08 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Прозуменщикова Галина Николаевна // Большая олимпийская энциклопедия: В 2 т. / Автор-составитель В. Л. Штейнбах. — М.: Олимпия Пресс, 2006.
  7. Мировые рекорды в плавании на дистанции 200 м брассом, женщины на сайте МОК (на английском языке)
  8. Мировые рекорды в плавании на дистанции 100 м брассом, женщины 2002 елның 26 февраль көнендә архивланган. на сайте МОК (на английском языке)
  9. Современный музей спорта
  10. Умерла первая советская олимпийская чемпионка по плаванию

Сылтамалар үзгәртү