Галимә Әхмәткәрәй кызы Шөгерова (1953 елның 8 ноябре, Омск, РСФСР, ССРБ) — 1973 елның нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы. Мәскәүдә яши, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең вице-президенты вазыйфасын башкара.

Галимә Шөгерова
Туган 8 ноябрь 1953(1953-11-08) (70 яшь)
Омск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре нәфис гимнастика спортсмены, тренер

 Галимә Шөгерова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Галимә Шөгерова 1953 елның 8 ноябрендә Омск шәһәрендә туа. Татар[1]. 9 яшендә Омскның «Красная звезда» спорт клубында нәфис гимнастика түгәрәгенә эләгә, аның беренче тренеры — Галина Павловна Горенкова. Тренер җитәкчелегендә ул Омскта, аннары бөтен Россия буенча ярышларда беренче урыннарны яулый башлый[2]. Галимә Шугурова интервьюсында Галина Горенкованы нәфис гимнастикада иң беренче һәм бердәнбер, тренировкалар вакытында зур игътибар биргән остазы дип атый. Бу спортчының инде 13 яшендә үк илнең яшьүсмерләр җыелма командасына керә алуына китерә[3].

5 елдан соң ул беренче тапкыр РСФСР чемпионатында чыгыш ясый, анда күп төрле ярышларда икенче урын, әйберсез күнегүдә беренче урын яулый.

1969 елда дөньяда уңышларга ирешә. Варнада (Болгария) узган дөнья чемпионатында катнашу өчен Советлар Союзы җыелма командасына кертелгән. Анда күп төрле ярышларда икенче урынны болгар гимнасткасы Мария Гиговадан соң ала. Сикергеч һәм туп белән күнегүләрдә алтын медаль яулый. 1973 елда Нидерландта (Роттердам) узган дөнья чемпионатында мактау пьедесталының югары баскычына беренче тапкыр ике абсолют дөнья чемпионы — россияле Галимә Шөгерова һәм болгар кызы Мария Гигова күтәрелә. Өстәвенә, Галимә тасма, чукмар һәм туп белән күнегүләрдә алтын медальләр яулый.

1978 елда Испаниядә (Мадрид) нәфис гимнастика тарихында беренче тапкыр Европа чемпионаты уза. Галимә Шугурова беренче абсолют чемпион була[4]. Моннан тыш, ул тасма һәм сикергеч белән күнегүләрдә алтын медальләр яулый.

1978 елда Галимә Шугурова спорт чыгышларын тәмамлый.

1983 елдан тренер буларак эшли башлый. Шугурова Людмила Томашевская белән бергә төркемле күнегүләрдә дөнья һәм Европа чемпионы Сания Бабийны әзерләгән, моның өчен аңа РСФСРның атказанган тренеры исеме бирелгән.

1992 елда Шугурова Россия Олимпия Комитеты вице-президенты итеп сайлана. Спорттагы казанышлары өчен «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Спорт казанышлары үзгәртү

  • 1967 — РСФСР чемпионаты. Күп төрле ярышларда икенче урын һәм предметсыз күнегүләрдә беренче урын.
  • 1969 — Дөнья чемпионаты, Варна (Болгария). Күп төрле ярышларда икенче урын, сикергеч белән күнегүләрдә алтын медальләр.
  • 1972 — Интервидения кубогы (Чехословакия). Күп төрле ярышта икенче урын.
  • 1973 — ССРБ беренчелеге — беренче урын.
  • 1973 — ССРБ кубогы — беренче урын.
  • 1973 — Дөнья чемпионаты, Роттердам ( Нидерланд) — беренче урын.
  • 1977 — Дөнья чемпионаты, Базель (Швейцария) — күп төрле ярышларда икенче урын, сикергеч, туп һәм кыршау белән күнегүләрдә беренче урын.
  • 1978 — Европа чемпионаты, Мадрид (Испания) — абсолют чемпион.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Железная госпожа. Ирина Винер: Татарочки мне звезду на лбу выжгли!
  2. Искусство грации. Авторы: Г.А. Боброва
  3. Галима Шугурова: я летала со второго этажа
  4. Шугурова Галима Ахметкареевна

Сылтамалар үзгәртү