Галимҗан Гыйльфанов

Галимҗан Салих улы Гыйльфанов (29.12.1925, ТАССР, Сарман районы, Марбаш авылы — 2000 ел, Түбән Кама) — сәүдә ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Галимҗан Гыйльфанов
Туган 29 декабрь 1925(1925-12-29)
ТАССР, Сарман районы, Марбаш авылы
Үлгән 2000(2000)
Татарстан, Түбән Кама шәһәре
Ватандашлыгы РФ

Биографиясе үзгәртү

Гыйльфанов Галимҗан 1925 елның 29 декабрендә ТАССРның Сарман районы Марбаш авылында туа.

Бөек Ватан сугышыннан соң Белоруссия ССРның Полоцк шәһәрендә яши һәм эшли.

1961 елның гыйнварында Түбән Камада яшь шәһәр төзелеше территориясенә сәүдә хезмәткәрләренең беренче десанты килә. Иреклеләр арасында Г.С. Гыйльфанов, А.С. Газимова, З.А. Щербакова, В.Н. Потапов, «Татнефть» берләшмәсе УРСы белән бөтенсоюз удар төзелешенә командировкаланган. Нәкъ менә аларга нульдән башларга туры килә. Беренче ике кибет – вакытлы кибетләр (бүрәнәле), Төзүчеләр бистәсендә, ә башкасы – промбазада төзелгән ябык түбәле сарайда урнашкан. Соңрак ике эш ашханәсе барлыкка килә, ә 1962-1963 елларда ике «капиталь» кибет төзелгән. Алар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итәләр, җитешсезлекләре булмаган: Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше Мәскәү тәэминатында була.

Бөтенсоюз удар төзелеше ул арада темп ала. Шәһәрдә инде беренче мәктәп, беренче торак йорт, «Кама» дип аталган беренче кибет (беренче директор Н.М. Садретдинов) барлыкка килә. Ул 1963 елның 7 ноябрендә ачыла һәм «Юность» кафесы белән бергә «Кама» ТО составына керә. Тагын ике елдан соң «Кристалл» иҗтимагый үзәге ачыла, анда бер түбә астында азык-төлек кибете, «Нефтехимик» клубы һәм шәһәрдә беренче ресторан урнашкан. Үзәкнең директоры итеп Галимҗан Гыйльфанов билгеләнә, ул 1966 елда ачылган «Колос» кибетен җитәкли.

Соңрак Галимҗан Салих улы горпищеторг директоры урынбасары итеп билгеләнә, бу вазыйфада лаеклы ялга чыкканчы эшли.

Гыйльфанов Галимҗан 2000 елда Татарстанның Түбән Кама вафат була.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы карары белән 1984 елда Гыйльфанов Галимҗан Салих улы «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү