Галимҗан Ахунҗанов

Галимҗан Хәкимҗан улы Ахунҗановтатар тел галиме.

Галимҗан Ахунҗанов
Туган телдә исем Галимҗан Хәкимҗан улы Ахунҗанов
Туган 23 август 1925(1925-08-23)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Карман
Үлгән 25 апрель 2002(2002-04-25) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре тел галиме

Ул 1925 елның 23 августында Татарстанның Зәй районы Карман авылында туа.[2]

1961 елдан башлап галим Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторында (хәзер бүлек) эшләде. Галимҗан абыйга, фән әһеле буларак, искиткеч тәфсиллек, телне сиземләү, чиксез тырышлык, сабырлык хас иде. Үз-үзенә таләпчәнлек, язган хезмәтләренең югары сыйфатлы булуы, күрәсең, мәшһүр тел галиме Латыйф ага Җәләй мәктәбен үтү белән бәйләнешле булса кирәк. Галимҗан абый тел белеменең фразеология-идиоматика, лексикология, терминология, сүз ясалышы, сүзлекләр төзү һ.б. өлкәләрдә эшләде. Ул “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, “Татарча-русча сүзлек” һ.б. сүзлекләр төзүдә катнашты. Аның берничә монографиясе, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре сектор җыентыкларында, милли газета-журналларда басылып чыкты.

Аның архивында 150 табактан артык “Татар теленең зур фразеологик сүзлеге” саклана. Киләчәктә ул, һичшиксез, басылып чыгар дигән өметтә.

Галим 2002 елда вафат.[3]

Искәрмәләр үзгәртү