Гайнан Хәйри (Гайнан Бәдретдин улы Хәйретдинев, 15 июнь 1903(1903-06-15)[1], Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Иске Күл, Нуриман районы[1] — 16 октябрь 1938(1938-10-16) (35 яшь), Уфа, РСФСР, БАССР, СССР[1]) — язучы, журналист, «Сәсән» һәм «Трактор» журналларының баш мөхәррире (1928—1933).

Гайнан Хәйри
Туган 15 июнь 1903(1903-06-15)[1]
Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе яки Иске Күл, Нуриман районы[1]
Үлгән 16 октябрь 1938(1938-10-16) (35 яшь)
Уфа, РСФСР, БАССР, СССР[1]
Ватандашлыгы Россия империясе[1]
 СССР[1]
Әлма-матер Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Һөнәре шагыйрь

Беренче башкорт романы авторы («Борылыш», 1967 елда дөнья күрә).

Биграфия үзгәртү

Тимергайнан Бәдретдин улы Хәйретдинов тумышы белән хәзерге Нуриман районының Иске Күл авылыннан. Педагогик белем­ле элекке комсомол хезмәткәре 1926 елда «Яңа авыл» (Кызыл таң) гәзитенә эшкә урнаша. Бер елдан аны «Башкортстан яшьләре» гәзитенең җаваплы мөхәррире итеп тәгаенлиләр. Бер үк вакытта Уфа педагогия институтында укый. Пролетар язучы­ларның Башкортстан ассоциациясен оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе була. «Уралда», «Адашканнар», «Бух­галтер», «Күчмә мәхәббәт» поэмаларын яза. Гайнан Хәйри башкорт әдә­биятында беренче роман — «Борылыш»­ны иҗат итә. 1929 елда ук китап нәшриятына тапшырылган бу роман бары тик 1969 елда гына тәү тапкыр басылып чыга. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, гомеренең соңгы елларында фәкать иҗат белән генә шөгыльләнгән Гайнан Хәйри нибары 35 яшендә 1938 елның 16 декабрендә вафат була.[2]

Искәрмәләр үзгәртү