«Гайги вайгель» (ирзә теленнән тәрҗемә «Яңгыравыклы тавыш»[1]) — Яңа Пырма авылындагы ирзә фольклор халык ансамбле[1], Мордва Республикасының Кочкуров районы.

Гайги Вайгель
Сурәт
Активлык чорнының башы 1953
Жанр народная музыка[d]
 Гайги Вайгель Викиҗыентыкта

Эрзяларның фольклор җырларын, үзләре иҗат иткән такмакларны, йола һәм автор җырларын башкаралар, ансамбль репертуарына милли уеннар да кертелгән. Коллектив Мордва Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Атказанган халык иҗаты коллективы (2014).

Тарихы

үзгәртү

Коллектив 1953 елда барлыкка килә[2]. Беренче составындагы җырчылардан ике апалы-сеңелле генә һаман да сәхнәгә чыга.

1970 ел ансамбль өчен бик әһәмиятле була: алар Мәскәүдә билгеле «Мелодия» тавыш яздыру студиясендә җырларын грампластинкага яздыра[1].

Прасковья Кузьминична Крамойкина ансамбльдә һәрвакыт башлап җырлаучы була. Башка җырчылардан Дарья Леонтьевна Антошкина, Фёкла Ефимовна Мокейкина ирзә руцясын чигү, репертуар сайлау, онытылып барган борынгы авыл йолаларын җыю белән шөгыльләнә. Алар башка фольклор коллективлары өчен костюмнар әзерләүдә дә ярдәм итә. Берничә елдан соң ансамбль Кочкуров районының визит карточкасына әйләнә.

70-нче елларда Р. С. Зорькина ансамбль җитәкчесе була. Хәзер ул «Ламзурь» фольклор ансамблендә җырлый.

1983 елдан Яңа Пырманың фольклор ансамбленә Мария Дмитриевна Бояркина җитәкчелек итә башлый, нәкъ шул вакытта ансамбльгә яңгыравыклы «Гайги вайгель исеме бирелә.

Фестиваль һәм конкурсларда катнашу

үзгәртү

"Гайги вайгель"— Мордва Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, район, республика, Бөтенрәсәй, халыкара конкурслар һәм фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. Эрзянь Раськень Озкс һәм «Торамась терди» (эрз. «Зов Торамы») бәйрәмнәрендә күп тапкырлар катнаша. Ансамбль «Эрзя туе» традицияләрен тергезә, анда кәләш һәм кияү, кунаклар һәм туганнары өчен дә, шулай ук кәләш өчен махсус елау-сыктау өчен (причетание) (эрз. авардемат, лайшемат) аерым җырлар бар .

  • «Шумбрат, Финно-Угрия!»[3] (Саранск)
  • «Раштуа» Россия православие фольклор фестивалендә катнаша[1] (Санкт-Петербург), анда «Эрзянь туе» (рус. «Эрзянская свадьба»), Роштовань калядамотнень (рус. Калядки на Рождество).
  • Шул ук елда коллектив «Крутушка» фестивалендә чыгыш ясый (Казан);
  • «Гайги вайгель» халык фольклор ансамбле — «Без бөтенебез бергә — Россия» Бөтенрусия халык иҗаты фестиваленең I дәрәҗә лауреаты. (Чабаксар).
  • «Фин-угыр транзиты: туганнарча очрашулар» халыкара сәнгать һәм халык иҗаты фестивалендә катнаша[4] (Саранск).
  • Шул ук елда ансамбль үзләренең Мәдәният йортында 60 яшьлек юбилеен билгели[5].
  • Махачкалада җәен үткән VII «Тау кешеләре» Халыкара фольклор һәм йола мәдәнияте фестивалендә катнаша[6].

Ансамбльнең составы

үзгәртү
 
Кройка Прасковья Кузьминична һәм Бояркина Мария Дмитриевна [./https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%B0%D1%81%D1%8C%D0%BA%D0%B5%D0%BD%D1%8C_%D0%9E%D0%B7%D0%BA%D1%81 Раскень Озкс] байрамында
      • Агеева Роза Степановна
      • Адмайкина Евдокия Герасимовна
      • Адмайкина Мария Никитишна
      • Адмайкина Нина Фёдоровна
      • Бояркина Мария Дмитриевна (художество җитәкчесе[2])
      • Ведяйкина Мария Петровна
      • Кромойкина Прасковья Кузьминична
      • Мокейкина Фекла Ефимовна
      • Потанина Валентина Фёдоровна
      • Лазуткина Вера Николаевна
      • Устинова Раиса Алексеевна
      • Фролкина Просковья Николаевна
      • Фролкин Иван Ильич — 2003 елдан аккомпаниатор.

Репертуары

үзгәртү

Репертуары бик күп борынгы эрзя җырларыннан тора[2]: «Маштыть, авакай» (рус. «Сумела, матушка»), «Ох, авакай, чиямак» (рус. «Ох, матушка, засватай меня»), «Дованть колмо церанзо» (рус. «У вдовы трое сыновей»), «Вирьга юты Машура» (рус. «По лесу проходит Машура»), «Бути саемс, Ваня леляй, саемак» (рус. «Если женишься на мне, дядя Ваня, то женись»), «Пиже садсо» (рус. «Во зелёном саду») һәм башка җырлар.

Дискография

үзгәртү
  • Л. Н. Шамов (сәнгать фәне кандидаты, С.-Петербург) профессиональ тавыш яздыру студиясендә «Гайги вайгель» ансамбле башкаруында 20 җыр яздыра. Кызганычка каршы, CD форматында чыгарылмаган
  • Фин-угыр транзиты: туганлык очрашулар. CD җыентыгы. 2013 («Тундосить ютась» һәм «Кодамо моро» эрзя халык җырлары)
  • Альбом «Штатол»[7], этно-поп төркеме OYME. 2015 ел («Тундось ютась, мазысь ютась» һәм «Ох, парыям-дугинем» эрзя халык җырлары)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү