Газпром трансгаз Казан

«Газпром» ГАҖ газ компаниясенең бүлендек предприятиесе

Газпром трансгаз Казан — «Газпром» ГАҖ газ компаниясенең бүлендек предприятиесе. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Татарстан Республикасына, Россия Федерациясенең үзәк регионнарына, шулай ук якын һәм ерак чит илләргә табигый газ транспортлый. Штаб-фатиры Казан шәһәрендә урнашкан.

Газпром трансгаз Казан
Нигезләнү датасы 1955
Оештыру-хокук формасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Ана ширкәт Газпром
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт kazan-tr.gazprom.ru

Тарихы үзгәртү

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 1955 елда «Миңлебай — Казан» магистраль газүткәргечен файдалануга тапшырганнан соң озынлыгы буенча СССРда төзелгән өченче («Саратов — Мәскәү» һәм «Дашава — Киев — Мәскәү»дән соң) газүткәргеч була. Элеккеге исеме — «Таттрансгаз» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ ел саенРоссия Федерациясенең Үзәк регионнарына, якын һәм ерак чит илләргә, шулай ук Татарстан Республикасының үзенә дә 280 млрд. кубометрдан артык табигый газ транспортлый. Татарстанның ягулык-энергетика комплексында табигый газ 95% тан артык өлеш алып тора.

Эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып магистраль газүткәргечләрне һәм түбән басымлы газ челтәрләрен эксплуатацияләү, газ белән тәэмин итү системаларын проектлау, гамәлдәге газүткәргечләрне һәм газ хуҗалыгы объектларын капиталь һәм торгызу, шулай ук Россия Федерациясе кулланучыларына углеводород чималын транспортлау һәм китерү тора.

Хәзерге вакытта җәмгыять коллективында 10 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә.

Предприятие эшенең максатчан юнәлешләре перспективалы программалар рәвешендә гамәлгә ашырыла, аларның саны бүгенге көндә 20 данәдән артып киткән, беренче чиратта, газ-транспорт системасының ышанычлылыгын һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга, корпоратив мәдәниятне формалаштыруга юнәлдерелгән.[1]

1998 елдан җәмгыятьнең генераль директоры булып Рәфкать Габделхәй улы Кантюков тора.[2][3][4] 2019 елның 1 июленнән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры итеп Усманов Рөстәм Ринат улы билгеләнә.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү