Габдулла Фатыйхов

Габдулла Фатыйхов (20 июль 1914 ел — 1998 ел) — мәгариф хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

Габдулла Фатыйхов
Туган 20 июль 1914(1914-07-20)
Яңа Турбаслы, Тугайский сельсовет[d], Благовещен районы
Үлгән 1998
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре белем бирү учреждениесы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Габдулла Нәфыйк улы Фатыйхов 1914 елның 20 июлендә Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстанның Благовещен районы) Яңа Турбаслы авылында крестьян гаиләсендә туган.

Бөре педагогия техникумын тәмамлагач, Уфа укытучылар институтына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлагач, Уфа шәһәренең 52-нче мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә[1].

Уфа шәһәренең Калинин районы халык мәгарифе бүлеге мөдире, Уфа кала халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли, Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф хезмәткәрләрен алда торган бурычларны намуслы үтәргә, тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтергә чакыра.

Мәгариф әлкәсендә озак еллар эшләү дәверендә Габдулла Фатыйхов педагогика мәсьәләләре буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара.

1951 — 1953 елларда Мәскәүдә аспирантурада укый, халыклар арасында педагогик фикернең үсеш проблемаларын өйрәнә, күренекле башкорт язучыларының педагогик карашлары мәсьәләсе өстендә тикшеренү эшләре алып бара.

1953 елның ноябрендә «Башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафуриның педагогик карашлары» темасына диссертация яклый. Бөре дәүләт укытучылар институты директоры итеп билгелиләр.

Биредә эшләгән чорда аны дәүләт педагогия институты итеп үзгәртүгә ирешә, аның укыту-матди базасын ныгытуга зур көч куя, республика мәктәпләре өчен югары белемле укытучылар әзерләүне җайга сала.

Бөре дәүләт педагогия институты республиканың төньяк районнары өчен мәдәният учагына әйләнә.

19581959 елларда Россия Федерациясе Халык мәгарифе министрлыгы Милли мәктәпләр гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан филиалы мөдире булып эшли.

Габдулла Фатихов РСФСР Педагогия җәмгыятенең Башкортстан бүлеген оештыручы булып чыгыш ясый һәм аның беренче рәисе була.

Республика мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтүгә шактый зур өлеш кертә.

Башкорт дәүләт университетында, Башкорт дәүләт педагогия институтында педагогика һәм психология кафедралары доценты вазифасын башкара.

1974 елда «Башкорт мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының педагогик карашлары» дигән китап бастырып чыгара.

Ул — күп төрле мәкаләләр, брошюралар, китаплар авторы.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • «Башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафуриның педагогик карашлары» (1953)
  • «Башкорт мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының педагогик карашлары» (1974)

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Бөре дәүләт педагогия институты

Искәрмәләр үзгәртү

  1. К.Ғ.Яйыҡбаев «Мәғрифәтсе мөғәллимдәр, күренекле уҡытыусылар һәм мәғариф эшмәкәрҙәре» — Өфө: «Китап», 2003 й. — Б. 195—196-сы б.б..

Чыганаклар үзгәртү

  • К.Ғ.Яйыҡбаев «Мәғрифәтсе мөғәллимдәр, күренекле уҡытыусылар һәм мәғариф эшмәкәрҙәре» — Өфө: «Китап», 2003 й. — Б. 195—196-сы б.б.