Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә – «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең төп бүлеге.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә
Җитәкче Арсланова Гөлназ Рәмзил кызы
Китап саны 61 450 басма
Төр гомуми
Хәләте актив
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә
Нигезләнү датасы декабрь 1972
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Түбəн Кама, Түбән Кама районы һәм Татарстан
Ябык Дүшәмбе
Адрес Россия Федерациясе, Татарстан, Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Тукай урамы, 31 йорт
Почта индексы 423570
E-mail mailto:nk.chtz@tatar.ru[1]
Рәсми веб-сайт biblio.e-nkama.ru/tat/libraries/tukay/
Карта

Китапханә тарихы үзгәртү

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә үз тарихын 1972 елдан бирле алып бара. Ул вакытта Түбән Камада беренче тапкыр китапханә өчен Кояшлы урамының 11нче йорт адресы буенча аерым бина бүлеп бирелә. Йортның беренче каты махсус китап саклау урыны өчен төзелгән: зур уку залы, бөтен дивар буенча витражлы тәрәзәләр һәм аерым керү урыны.

Яңа шәһәр китапханәсе укучылар өчен 1972 нче елның декабрендә ишекләрен ачты. Аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. 850 квадрат метрлы мәйданда – абонемент, яшүсмерләр бүлеге һәм уку залы.

Соңрак, 1991 елда, китапханә янында танылган сынчы Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукайга һәйкәл куела, ә ике елдан соң Кояшлы урамы Тукай урамы дип үзгәртелә.

Г. Тукай исемендәге китапханәнең беренче мөдире Осипова Людмила Трофимовна була. Китапханә актив үсеш ала, яңа бүлекләр ачыла, күргәзмәләр, иҗади кичәләр, язучылар белән очрашулар һәм кычкырып укулар үткәрелә. Анда илебез һәм чит ил классиклары әсәрләрендә берничә буын тәрбияләнә.

Китапханәне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләр: Гыйсмәтуллина Тәнзилә Суфьян кызы, Гыйльманова Рузалия Әхмәт кызы, Ихсанова Татьяна Викторовна, Ивыгина Надежда Александровна, Сәхиева Зәлилә Наил кызы, Рәмзия Госман кызы һәм Наил Әкрам улы Камбиевлар, Майраслова Елена Васильевна.

1976 елда шәһәр һәм район китапханәләре Түбән Кама шәһәренең бердәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләштерелә. Аңа 8 шәһәр һәм 29 авыл китапханәсе керә. Г. Тукай исемендәге китапханә үзәк статусын ала, ә калганнары аның филиаллары хокукларында эшли башлый. Үзәк китапханә районның шәһәр һәм авыл китапханәләре өчен методик һәм оештыру үзәгенә әйләнә.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчеләре үзгәртү

1976 елда шәһәр һәм район китапханәләре Түбән Кама шәһәренең бердәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләштерелә. Аңа 8 шәһәр һәм 29 авыл китапханәсе керә. Г. Тукай исемендәге китапханә үзәк статусын ала, ә калганнары аның филиаллары хокукларында эшли башлый. Үзәк китапханә районның шәһәр һәм авыл китапханәләре өчен методик һәм оештыру үзәгенә әйләнә.

Антонина Павловна Нехорошкова үзгәртү

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының беренче директоры итеп шәһәр балалар китапханәсе мөдире Антонина Нехорошкова билгеләнә. Үзәк китапханә директоры шул ук вакытта Г.Тукай исемендәге китапханәне дә җитәкли. Китапханәдә әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү, методик-библиография, халыка хезмәт күрсәтү, система эчендә алмашу (ВСО) һәм китапханәара абонемент (МБА) бүлекләре эшли.

Наил Әкрәм улы Камбиев үзгәртү

1977 елда Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры итеп Камбиев Наил Әкрәм улы билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән 15 ел эчендә шәһәрнең китапханәләр системасы республикада 1 нче урынга чыга, 1986-1988 елларда аңа өч тапкыр Министрлар Советының һәм ТАССР профсоюзлары өлкә советы күчмә байрагы белән бүләкләнә.

Вера Васильевна Фадеева үзгәртү

1992 елда Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Фадеева Вера Васильевна җитәкли. Ул китапханәләр эшенә яңа формалар һәм методлар кертә. Вера Васильевна китапханәләрне автоматлаштыру һәм электрон каталоглар булдыру эшен башлап җибәрә.

Рузалия Әхмәт кызы Гыйльманова үзгәртү

1998-2014 елларда Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры булып Гыйльманова Рузалия Әхмәт кызы эшли. Бу вакыт эчендә системада бик күп әһәмиятле вакыйгалар була. 2008 елда китапханә системасы мөстәкыйль юридик шәхескә – «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә әверелә. Ул бүгенге көндә 16 шәһәр китапханәсен берләштерә. Түбән Кама районының 28 авыл китапханәсе «Җирлекара китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә берләштерелә.

2008 елда Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә ТР Хөкүмәте грантын ала. Алынган акчага интернет-зал ачыла. Укучылар ТР Мәдәният министрлыгы программасы буенча Интернеттан файдалану мөмкинлеге булдырыла. 2012 елда шәһәр китапханәләрендә 55 компьютер була, шуларның 42се – китап укучылар өчен.

2012 елда Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ТР Мәдәният министрлыгының «Лидер» премиясен яулый.

Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова үзгәртү

2014 елның 1 октябреннән Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Арсланова Гөлназ Рәмзил кызы җитәкли.

2015 елда Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасына зур үзгәрешләр кертелде. Үзәк китапханәдә капиталь төзекләндерү эше башкарылды һәм заманча җиһазлар, китап укучыларга ирекле файдалану өчен китаплар һәм вакытлы матбугат урнаштырылды.

Хәзерге вакытта китапханә түбәндәге бүлекләрдән тора: матур әдәбият һәм сәнгать, тармак әдәбияты, вакытлы матбугат заллары, мәгълүмат-библиография бүлеге, әдәби кафе, киңәшмәләр залы һәм иҗатханә.

2015 елның 14 августында заманча яңартылган Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәне һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Хәзер парк – ял һәм иҗат өчен төзекләндерелгән мәйданчык. Ул өч төп өлешкә бүленә. Китапханәгә якынрагы китап уку урыны итеп билгеләнгән. Китапханәчеләр, ярым түгәрәк сәхнәдә, шигъри укулар һәм әдәби кичәләр, «Әдәби мохит» һәм «Җәйге көннәр китап белән» акцияләрен үткәрәләр.

2015 елда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Ачык уку форматы» проекты буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 250 мең сумлык Грантын отты. Бу акчага күргәзмә киштәләре, балаларга җиһазлар һәм паркта чаралар үткәрү өчен башка җайланмалар сатып алынды.

Китапханә бүлекләре үзгәртү

Хәзерге вакытта Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең мәйданы 950 кв. метр тәшкил итә, ул түбәндәге бүлекләрдән тора:

  • Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге:
  • матур әдәбият һәм сәнгать;
  • тармак әдәбияты;
  • Мәгълүмат-библиография бүлеге;
  • Хокукый мәгълүмат үзәге;
  • Әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге;
  • Методик бүлек.

Фонд үзгәртү

Китап фонды 61 450 басма тәшкил итә, шул исәптән 104 вакытлы матбугат, шуларның 23 – газета, 81 – журнал.

Төрле формада:

- басма документлар – 59 357 данә;

- аудиовизуаль материаллар – 1 927 данә;

- электрон басмалар – 151 данә.

Төрле телләрдә:

- татар телендә – 4 703 экз.;

- РФ халыкларының башка телләрендә - 273 экз.;

- чит телләрдә – 50 экз.;

- рус телендә - более 56 409 экз.

Китапханәнең электрон мәгълүмат базаларының күләме – 102 000 язма.

Яңа басмалар – ел саен 2 меңнән артык.

Китап бирү – елына 180 000 китап һәм вакытлы матбугат.

Китапханәнең махсуслаштырылган бүлекләре буенча фонд торышы:

- халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә – 48 582 басма;

- мәгълүмат-библиография бүлегендә – 489 басма;

- башка бүлекләрдә – 3 283 басма.

Клублар үзгәртү

«Молодые душой» һәм «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клублары.

Очрашулар һәр чәршәмбе көнне үткәрелә. Җыелышларның тематикасы төрле. Алар язучыларның, шагыйрьләрнең, җырчыларның, музыкантларның, композиторларның биографиясе һәм иҗаты белән танышуга багышланган, шулай ук катнашучылар үз көчләрен поэзиядә сынап караый һәм үз әсәрләре белән таныштыра. Моннан тыш, биредә эрудиция буенча конкурслар, күңелле уеннар, әлбәттә, җыр-биюләр белән үрелеп үткәрелә.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «В кругу друзей» аралашу клубы эшли. Клубның максаты – аларга ялгызлыкны җиҗәргә ярдәм итү, аралашу мөмкинлеге бирү, яңа дусларча мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары булу. Һәр пәнҗешәмбе сәгать 10да алар китапханә бинасында, ә җәй көне Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында җыелалар, анда китапханәчеләр алар өчен күңел ачу, әдәби-музыкаль, спорт чаралары уздыралар.

«Бумажное чудо» проекты. Кәгазьдән 3D модельләштерү буенча мастер-класслар үткәрелә. Килүчеләргә эш технологияләре һәм төп модельләштерү техникасы, паперкрафт техникасы һәм полигон модельләре арасындагы аерма турында сөйлиләр. Һәркем үз көчен 3D эт, аждаһа, хайваннар һәм корылмалар модельләре аша сыный ала. Бу мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә торган логик фикерләү сәләтен үстерә.

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә – ул уку яки мәгълүмат үзәге генә түгел, ә мәдәният, ял һәм аралашу, вакытны рухи яктан якын кешеләр арасында үткәрергә мөмкин булган урыннарның берсе.

Китапларны сайлап алу һәм очрашу-аралашу өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Багланышлар үзгәртү

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире: Фәйзетдинова Әнфисә Зиннур кызы

Айның беренче көне: санитар көн.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү