Габделәхәт Хәкимов

Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)

Габделәхәт Хәкимов
Туган 27 сентябрь 1950(1950-09-27) (73 яшь)
Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институты
Һөнәре район башлыгы

Тормыш юлы үзгәртү

Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа[1]. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.

1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.

II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү