Габделәхәт Бәкерев

Габделәхәт Бәкерев (18 февраль (2 март) 1908, Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе18 октябрь 1986(1986-10-18) (78 яшь), Мәскәү, СССР) — геолог-нифетче, геология-минералогия фәннәре докторы (1950), профессор (1952), ҮзССРның, РСФСРның, ТөркССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1964, 1968, 1969), Ленин (1960), СССР ФАнең Губкин ис. (1971, 1977) премияләре иясе. 1931-1939 елларда СССР баш геология идарәсеендә, геология-җитештерү бүлеге мөдире (1935 елдан). 1940-1953 елларда СССР нифет сәнәгате министрлыгында: Мәскәү геология трестының нифет һәм газ эзләү экседицияләре башлыгы (1940-1947), Бөтенсоюз геология разведкасы фәнни-тикшеренүү институты директоры урынбасары (1947-1949), геология идарәсе башлыгы урынбасары (1949-1953). 1953-1956 елларда Нифет сәнәгате академиясенең нифет-газ геологиясе кафедрасы мөдире. 1956-1986 елларда Губкин ис. Мәскәү нифет-газ институтында, 1960-1978 елларда кафедра мөдире, бер үк вакытта СССР Дәүләт планының дәүләт эксперт комиссиясе рәисе (1984-1985).[1]

Габделәхәт Бәкерев
Туган 18 февраль (2 март) 1908
Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 октябрь 1986(1986-10-18) (78 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Данилов зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d]
Һөнәре галим

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В