Габбас Канәфиевич Хәмәдиев — сугыш һәм хезмәт ветераны, иҗтимагый активист.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Сугышның утлы давылларын башыннан кичереп, Латвия җирен фашистлардан азат иткәндә бер күзен калдырган пулеметчы солдатны туган ягына озак җибәрмиләр әле, хәрби хезмәткә яраклы дип саныйлар. Шулай итеп, Габбас абый Германия һәм Япония сугышларын ахырынача үтеп,күкрәгенә орден-медальләр тагып,туган авылы Иске Кармәткә (Аксубай районы) кайтып төшкәндә 1949 нчы елның язы була. Шулай алты ел узып киткән.Сугышка мыек та чыкмыйча алынган егетебез таза, нык бәдәнле ир-ат булып җитешкән.

Сугышта соң үзгәртү

  • Габбасны иң артта калган сөтчелек фермасына мөдир итеп куялар. Ул җиң сызганып эшкә тотына, яхшы нәсел төркемен туплый,терлек азыгы базасын ныгыта һәм берничә елдан ферма колхозда гына түгел, районда алдынгылар сафына чыга. ”Маяк” колхозының Кармәт фермасы уңышлары хәтта Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәсенә барып җитә.
  • 1978 елның җәендә Габбас Хәмәдиев,туган авылын ташлап, КамАЗ яны зонасына “Ворошиловский” совхозына килеп төпләнә. Совхоз директоры Петр Фомич карары белән Габбас Канәфиевичны хуҗалыкта яңа гына оештырылган нәселле таналар фермасына җитәкче итеп җибәрә.
  • Габбас ага лаеклы ялга чыгуга совхоз ветераннары, алар 700 гә якын, аны үз оешмаларының җитәкчесе итеп сайлыйлар. Бер җыелышта Бәтке авылы мөселман картлары мәчет төзү мәсьәләсен күтәрәләр. Элек-электән рус авылы Бәткедә бары чиркәү булган, аны җимергәннәр, хәзер аны православие динен тотучыларга торгызалар. Ә мөселманнарга? Бу хакта Габбас Хәмәдиев совхоз директоры Галимҗан Зарипов һәм авыл Советы рәисе Владимир Борзихин белән сөйләшә, алар мәчет урынын сайлап алырга кушалар. Габбас ага мәчет макетын ясатып, халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, акча туплана башлый, 19 миллион сумлап акча җыела. Мәчет урынына нигез салынып, блоклар урнаштырыла.

“Челныгорстрой” оешмасы проектын әзерли. Бәткедәге оешмалар да кулдан килгәнче ярдәм итәләр.

Наградалар үзгәртү

  • Сугыш ветераны
  • Хезмәт ветераны

Искәрмәләр үзгәртү