Руслан Габбәсов

(Габбасов, Руслан Салаватович битеннән юнәлтелде)

Руслан Габбәсов, Руслан Салават улы Габбәсов (Гаппасов[1]) (баш. Руслан Салауат улы Ғәббәсов; 1979 елның 18 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Ишембай) — башкорт җәмәгать эшлеклесе, башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе. Башкорт милләтчесе. «Башкорт милли сәяси үзәге» лидеры һәм нигезләүчесе. Чит ил агенты дип танылган[2].

Руслан Габбәсов
Туган 18 июль 1979(1979-07-18) (44 яшь)
Ишембай, БАССР, РСФСР, ССРБ
Милләт башкорт
Белем Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Оешма Күк бүре
Башкорт

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Руслан Габбәсов 1979 елда Ишембайда туган[3]. 2011 елда башкорт милли хәрәкәте активисты булган, «Күк бүре» башкорт хокук яклау хәрәкәтенә кергән, анда аны рәис урынбасары итеп сайлаганнар. 2014 елда фикердәшләре белән бергә «Башкорт» иҗтимагый оешмасын оештырган, соңрак ул «экстремистик оешма» дип танылган һәм Россиядә тыелган. Бу оешмада Руслан 2020 елга кадәр рәис урынбасары вазифасын биләгән[3]. 2017 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган[3]. 2021 елда Литвада сәяси сыену алган. 2022 елда Башкорт милли сәяси үзәген оештырган[3].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү