Якушев Владимир Владимирович (14 июнь 1968, Башкорт Автономияле Сəʙит Социалистик Җөмһүрияте, Нифтиᴋам) — Россиянең билгеле дәүләт эшмәкәре, 2018 елның 18 маеннан Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалыгы министр. «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Югары сəʙиты әгъзасы. Икътисад фәннәре нәмɜәты (2005), IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» (2012) урдиʜы кавалеры.

Владимир Якушев
Туган 14 июнь 1968(1968-06-14) (55 яшь)
Нифтикам, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Тюменский государственный университет[d]
Һөнәре икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d] (2005)

 Владимир Якушев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы һәм хезмәт эшмәкәрлеге үзгәртү

Владимир Владимирович Якушев 1968 елның 14 июнендә Башкорт АССР ының (хәзер Башкортстан) Нифтиᴋам шәһәрендә ерак араларга йөрүче шофер гаиләсендә туган. Җиде яшендә ата-әсәсе белән Ямал-Ненец автономияле бүᴫᴦеының Надым каласына күченеп килә һәм шунда урта мәктәпне белем ала. 1986 елның 26 июненнән 1988 елның 6 июненә кадәр Сəʙит әрмeсе сафында хәрби хезмәттә була һәм запаска кайтарылганнан соң Төмән дәүләт үʜиʙиpcититена укырга керә. 1993 елда бу уку йортының юридик факүлᴛитын «хокук белеме» һөнәре буенча, 1997 елда — тышта торып икътисад факүлᴛитын «акча һәм кредит» һөнәре буенча, иктисадчы квалификациясе алып, уңышлы тәмамлап чыга.

Үзаллы хезмәт эшмәкәрлеген 1993 елда Көнбатыш Себер коммерция банкының Ямал-Ненец филиалында юристконсультант булып башлый.

1994 елның 25 июленнән 1995 елның 24 гыйнварына банк филиалы диpиκтыры вазифасын башкаручы, шуннан аның диpиκтыры булып эшли. 1997 елның 19 маенда «Запсибкомбанк» Ачык акционерлар җәмгыйәтенең Салехард филиалы диpиκтыры — банкның вице-президенты итеп тәгаенләнә, 1998 елның 27 апреленнән банкның беренче вице-президенты, 1998 елның 29 апреленнән «Запсибкомбанк» Ачык акционерлар җәмгыяте президенты була.

2001 елның 13 июнендә Төмән өлкәсенең Вице-Губернатьıры итеп тәгаенләнә, ул вакыттагы кыр башлыгы, аннары Мәскәү шәһәре мэры итеп тәгаенләнгән Сергей Собәнин командасында эшли. 2005 елның март бышында Төмән шәһәре башлыгының беренче урынбасары итеп тәгаенләнә, 21 марттан — башлык вазифасын башкаручы, 14 әпрᴎлдән 24 ноябргә кадәр — Төмән шәһәре башлыгы булып эшләп ала һәм Төмән өлкәсенең Губернатьıры итеп үрләтелә.

2010 елның 12 октәбрендә Россия Федерациясеның ул чактагы Президенты Д. А. Медведев кушуы белән Төмән өлкәсе Думасы тарафыннан чираттагы биш елга мәйдан Губернатьıры итеп бер тавыштан раслана. Чираттагы сайлауларга бәйләнешле 2014 елның 17 маеннан Россия Президенты В. В. Путин указына ярашлы Төмән өлкәсе Губернатьıры вазифаларын вакытлыча башкара. 2014 елның 14 сентәбрендә элекке губернатьıр сайлауларының беренче турында ук сайлаучыларның 87,3 % тавышын җыя һәм 25 синᴛәбердән — яңадан Төмән өлкәсе Губернатьıры булып эшмәкәрлеген дәвам итә. Владимир Якушев — Төмән өлкәсе тарихындагы дүртле губернатьıр.

Мәйдан җитәкчесе сыйфатында Владимир Якушев үзен тик уңай яктан күрсәтеп килә. Бигрәк тә аның җитәкчелегендә төбәктә тормышка ашырылган социаль сәясәт сөземтәләре игтибарга лаек, аны Үзәк Россиядә һәм илнең Кара туфраклы зонасында урнашкан мәйдан җитәкчеләре ныгытып өйрән. Җитәкче шулай ук торак төзү, демография һәм спорт мәсьәләренә еллар барышында күз уңында тотып килә.

Мәйдан җитәкчесе буларак, Владимир Якушев социаль челтәрләрдә үзенең рәсми блогын булдыралар. Губернатьıр анда үзенең җәмәгатьчелеккә видеомөрәҗәгатьләрен урынлаштыра, халыкны теге яки бу мәсьәләрне тикшерүдә актив катнашырга чакыра.

Югары вазифаларны башкарганда тырыш һәм фидакәр хезмәтләре өчен 2008 елда Кадерле урдиʜы һәм 2012 елда IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» урдиʜнары белән бүләкләнә. Физик культура һәм спортны пропагандалауга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен 2013 елда Россия спорт министрлыгының Николая Озеров миналына лаек була.

Владимир Якушев туган шәһәре Нифтиᴋам белән бәйләнешләрен өзми. 2015 елның 9 апрелендә ул, шәһәрдә нәшер ителгән «Красное знамә» гәзитен 50 еллык юбилее белән котлап, телеграмма җибәрде.

2018 елның 8 маенда Төмән өлкәсе губернатьıры вазифасыннан үз теләге белән бушатылды һәм 18 майда Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалыгы министры итеп тәгаенләнде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү