Владимир Уляницкий

Уляницкий Владимир Антонович (30 гыйнвар (11 февраль) 1854, Мәскәү - 1920 ) - Россия юристы, тарихчы, халыкара хокук докторы (1900), профессор.

Владимир Уляницкий
Туган 1855 яки 30 гыйнвар (11 февраль) 1854
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 1920
Әлма-матер МДУның юридик факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]

БиографияҮзгәртү

Владимир Уляницкий 1854 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә туган. 3 нче Мәскәү гимназиясен тәмамлагач , ул Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә.

1874 елда ул университетны тәмамлый һәм Дәүләт хокукы кафедрасында кала [1] .

1877 елда ул халыкара хокук буенча магистр имтиханын тапшыра.

1878-1899 елларда Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү төп архивында эшли.

1883 елда ул халыкара хокук буенча «Очерки дипломатической истории Восточного вопроса. Дарданеллы, Босфор и Черное море в XVIII в.» темасына магистр дәрәҗәсе өчен диссертация яклый, аның хезмәте 1885 елда Россия Фәннәр академиясенең Уваров премиясенә лаек була. [2]

1885-1899 елларда халыкара хокук теориясеннән лекция укый һәм Мәскәү университетының Халыкара хокук кафедрасы приват-доцент вазифасында дипломатия тарихы буенча махсус курс алып бара.

Владимир Уляницкий 1898 елдан - Халык мәгарифе министрлыгының археографик комиссия әгъзасы. Шул ук вакытта ул «Русский курьер», «Земство», «Московский телеграф», «Русские ведомости» газеталарында тышкы сәясәт бүлекләре хезмәткәре була[2] 1893 елда ул Мәскәү археологик җәмгыяте әгъзасы[1] .

1899 елда Уляницкий Харьков университетының Халыкара хокук кафедрасы ассистенты итеп билгеләнә, бер үк вакытта докторлык диссертациясе өстендә дә эшли («Русские консульства за границей в XVIII в.»)). Харьковта соңрак ул ординар профессор булып хезмәт итә. 1900 елда докторлык диссертациясен яклый [2] .

1901 елда Томск университетының Халыкара хокук кафедрасына ординар профессор итеп күчерелә, университетның юридик җәмгыяте председателе итеп сайлана [2] .

1911 елдан гомеренең ахырына кадәр ул Казан университетында эшли.

Төп хезмәтләреҮзгәртү

    • «Турция, Россия и Европа с точки зрения международного права» (1877),
    • «Очерки дипломатической истории Восточного вопроса. Дарданеллы, Босфор и Черное море в XVIII в.» (1883),
    • «Материалы для истории отношений между Молдавией, Валахией, Польшей и Россией в XIV—XV вв.» (1888),
    • «Международные отношения во Владимиро-Московском княжестве в XIV—XV вв.» (1893),
    • «Из истории документов Немировского конгресса» (1894),
    • «Русские консульства за границей в XVIII веке. — М.: Тип. Г. Лисснера и А. Гешеля, 1899. — 881 с.» (1899),
    • «Материалы к истории Восточного вопроса в 1808—1813 гг.» (1901),
    • «Международное право» (1911).

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Дьяков В. А. Славяноведение в дореволюционной России: биобиблиографический словарь. Наука, 1979
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Уляницкий, Владимир Антонович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

ӘдәбиятҮзгәртү