Владимир Степанов (1939)

авыл хуҗалыгын оештыручы

Владимир Кузьмич Степанов - авыл хуҗалыгының танылган хезмәтчәне.

Владимир Степанов
Туган телдә исем Степанов Владимир Кузьмич.
Туган 30 октябрь 1939(1939-10-30)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.
Үлгән 2014(2014)
Милләт татар.
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Балалар Наталья.
Бүләк һәм премияләре «За отвагу на пожаре» медале (1962), «Хөрмәт Билгесе» ордены — 1986, «Хезмәт ветераны» медале (2000).

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Кузьмич Степанов 1939 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында туа. 1949-1950 елларда Зур Мәшләк башлангыч мәктәбен бетерә. 1950-1957 елларда Зур Мәшләк җидееллык мәктәбендә белем ала. 1958 елда Совет армиясе сафларына алына һәм чик сакчысы булып хезмәт итә. 1962 елда хәрби бурычын үтәп, туган якларына кайта. 1962 елда Владимир Степанов каһарманлык күрсәтә, янгын вакытында утыз баланы коткара. Моның өчен ул «За отвагу на пожаре» медале белән бүләкләнә. 1962-1966 елларда Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. 1966 елда Балык Бистәсе районы «Сельхозтехника» берләшмәсенә җитәкче итеп билгеләнә. 1966-1970 елларда Балык Бистәсе районы «Сельхозтехника»сының Котлы Бөкәш бүлекчәсенә кергән торфотрядның җитәкче булып эшли. Хезмәтендә зур уңышлар өчен 1986 елда Владимир Степанов «Хөрмәт Билгесе ордены» белән бүләкләнә. 1970-1972 елларда «Правда» колхозының рәисе эшен башкара. 1972-1989 елларда «Сельхозхимия»нең Котлы Бөкәш филиалын җитәкли. 1989-1991 елларда Зур Мәшләк авыл советы рәисе булып эшли. 1991-1993 елларда «Калинин» колхозында баш инженер була. 1993-2001 елларда «Энергетик» агрофирмасы директорының ярдәмчесе вазифасын башкара. 2000 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 2001 елда лаеклы ялга чыга. Зур Мәшләк авылында гомер итте, 2014 елда вафат булды.

Бүләкләнү үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү