Владимир Пустовит

Владимир Пустовит (рус. Пустовит Владимир Анатольевич) — җинаятьчел төркем җитәкчесе.

Владимир Пустовит
Туган 27 март 1959(1959-03-27)
Краснотурьинск, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 1980-еллар
Яшәгән урын Латыш укчылары урамы
Әлма-матер 127 нче мәктәп[d]

Тромыш юлы үзгәртү

1959 ның 27 мартында Краснотурьинск шәһәрендә туа. Латыш укчылары урамының 8а йортында яшәгәнлеге билгеле[1]. Казанның 127 нче мәктәбен медаль белән тәмәмлый, шуннан соң армиядә хезмәт итә, шунда ул КПСС әгъзалыгына кадидат итеп алына. Армиядән соң МГИМОга укырга кермәкче булган, тик ул уку йортка керә алмыйча калып Казанга кайта. Казанда эшкә урнашып (соңгы эш – урыны Татарстан транспорт идарәсенең Казан уку комбинаты каравылчысы) эштәшләрне Совет хакимиятенә каршы өнди, аның череп таркала баруы турында, аның урынына «сул фашизм» режимын урнаштыру кирәклеге, иске хакимиятне төшерү өчен акча кирәклеге турында сөйләшүләр алып бара[2]. Моның нәтиҗәсе итеп 1979 ның уртасында дүрт кешелек (Пустовит, Виктор Осипов, Вячеслав Бугарчёв, Әхәт Камалов) «Кызыл бригада» (рус. Красная бригада) бандасы оештырыла. Банданың 42 кылган җинаяте нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак була, 16 кеше яралана[3][4].

1980 елның җәендә кулга алына. 1981 нең 17 августанда үлем җәзасына хөкем ителә. Үлем карарының кайчан һәм кайда тормышка ашырылганлыгы билгесез.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү