Владимир Беликов

Владимир Беликов (29 август 1925 ел — 3 сентябрь 2012 ел) — совет галиме, фармацевтика фәннәре докторы (1970), профессор (1972).

Владимир Беликов
Үлгән 3 сентябрь 2012(2012-09-03)

450-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 4 монография, «Фармацевтик химия» дәреслеге һәм «Синтетик һәм табигый дарулар» белешмәсе авторы. Аның 15 уйлап табу таныклыгы һәм патенты бар[1].

Биографиясе үзгәртү

Беликов Владимир Георгиевич 1925 елның 29 августында Ставрополь округының (хәзерге Ставрополь краеның) Степное авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1943 елда Кызыл Армия сафына чакырыла, Бөек Ватан сугышында катнаша[2]. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә һәм Төньяк Кавказдагы алышларда катнаша. Сугыштан соң хәрби хезмәтен дәвам итә.

1950 елда демобилизацияләнгәч, Владимир Беликов Пятигорск фармацевтика институтына (ПФИ, хәзер Пятигорск медицина-фармацевтика институты, 2012 елдан Волгоград дәүләт медицина университеты филиалы) укырга керә.

1954 елда укудагы яхшы күрсәткечләре өчен, И. В. Сталин исемендәге стипендиягә лаек була.

1955 елда югары уку бинасын тәмамлап, фармацевтика химиясе кафедрасының аспирантурасына укырга керә. Аспирантурада укуы белән беррәттән туган институтында лаборант һәм төрле кафедраларда өлкән лаборант булып эшли[3].

1960 елда В. Г. Беликов кандидатлык диссертациясе яклый, ПФИ-ның фармацевтика химиясе кафедрасында ассистент һәм доцент була. 1961 елда аны институтның укыту һәм фәнни эш буенча проректоры вазыйфасына билгелиләр, ә 1964 елда Пятигорск фармацевтика институтын җитәкли, шул вазифада 31 ел эшли. 1970 елда «Аерым фармацевтик препаратларның дифференциаль фотометрия өлкәсендә тикшеренүләр» темасына фармацевтика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4]. Ә аның җитәкчелегендә 4 докторлык һәм 59 кандидатлык диссертацияләре яклана, шул исәптән чит илләрдән — Вьетнам, Эфиопия, Йемен һәм Перудан аспирантлар.

1972 елда Беликов Пятигорск фармацевтика институтының фармацевтика химиясе кафедрасы профессоры була[5].

2012 елның 3 сентябрендә Пятигорскида вафат була. Ул шәһәрнең Краснослободск зиратында җирләнгән.[5]

Казанышлары үзгәртү

  • II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрак һәм «Хөрмәт Билгесе» орденнары, шулай ук бик күп медальләр, шул исәптән «Кавказны обороналаган өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Шулай ук «Ватан сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» һәм «Ставрополь крае алдындагы хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән[6].
  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (11 сентябрь ел), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе лауреаты (1999).
  • «Кавказ өчен алышта катнашучы» һәм «Сәламәтлек саклау отличнигы» мактаулы билгеләре, «СМС-ка нигез салынуга 200 ел» һәм «Пятигорск алдындагы казанышлары өчен» юбилей медальләры белән бүләкләнә[6]

Чыганаклар үзгәртү

  • Б. В. Боровский, М. В. Ларский, О. О. Фролов. К 90-летию со дня рождения В. ПРОФЕССОР. БЕЛИКОВ.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Изобретатель БЕЛИКОВ ВЛАДИМИР ГЕОРГИЕВИЧ
  2. БЕЛИКОВ ВЛАДИМИР ГЕОРГИЕВИЧ(үле сылтама)
  3. ВСЕРОССИЙСКАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ «Беликовские чтения»
  4. Автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора фармацевтических наук
  5. 5,0 5,1 Беликов Владимир Георгиевич
  6. 6,0 6,1 Человек, ученый, педагог…
  7. Фармация и фармакология. № 5 (12), 2015

Сылтамалар үзгәртү