Владимир Алтухов


Владимир Николаевич Алтухов (1954 елның 12 октябре, Кимовск, Тула өлкәсе, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, беренче һәм икенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты

Владимир Алтухов
Туган 12 октябрь 1954(1954-10-12)[1] (69 яшь)
Кимовск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Владимир Алтухов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Алтухов 1954 елның 12 октябрендә Тула өлкәсенең Кимовск шәһәрендә туа. 1979 елда Түбән Кама энергия төзү техникумын тәмамлый. Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә(рус.) югары белем ала.

1972 елдан 1974 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә, ССРБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1975 елдан «КамАЗ» ҖБ ремонт-инструменталь заводында расточник булып эшли. 1989 елдан 1993 елга кадәр «Агромеханика» кече предприятиесендә генераль директор урынбасары. 1993—1994 елларда «Олеандр» предприятиесендә директор булып эшли[2].

1991 елга кадәр СБКФ әгъзасы була. Автозавод район халык депутатлары советы депутаты итеп сайланган (Яр Чаллы). Автозавод район халык депутатлары советы башкарма комитеты әгъзасы, депутат төркеме җитәкчесе була.

1994 елдан 1995 елга кадәр I чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты. Беренче чакырылыш Дәүләт Думасында Россия бердәмлеге һәм килешү партиясе (ПРЕС) фракциясе әгъзасы, Икътисадый сәясәт ДД комитеты әгъзасы була.

1995 елда 24 нче номерлы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча II чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[3]. II чакырылыш Дәүләт Думасында Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы була, «Яңа региональ сәясәт — Дума-96» депутатлар төркеменә кергән[4].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

I һәм II чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү барышында «Магистраль торбаүткәргеч транспорты турында» һәм «Россия Федерациясенең юл хуҗалыгында концессия турында» ике закон проектының авторы була[5].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/altukhov-vladimir-nikolaevich.htm
  2. Lobbying.ru | Алтухов Владимир Николаевич. lobbying.ru. әлеге чыганактан 2020-01-15 архивланды. 2020-05-23 тикшерелгән.
  3. Об установлении общих итогов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации второго созыва, Постановление ЦИК России от 29 декабря 1995 года №64/553-II. docs.cntd.ru. 2020-05-23 тикшерелгән.
  4. Алтухов Владимир Николаевич. www.gosduma.net. 2020-05-23 тикшерелгән.
  5. Законопроекты, где инициатором является депутат ГД Алтухов Владимир Николаевич. www.gosduma.net. 2020-05-23 тикшерелгән.