Виталий Племенков


Виталий Племенков (1939 елның 31 октябре - 2021 елның 14 октябре) - Химия фәннәре докторы, профессор, А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының медицина химиясе кафедрасы мөдире.

Виталий Племенков
Туган 31 октябрь 1939(1939-10-31)
СССР
Үлгән 14 октябрь 2021(2021-10-14)[1] (81 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре химик, университет профессоры
Эш бирүче Химический институт им. А. М. Бутлерова Казанского федерального университета[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Виталий Владимирович Племенков 1939 елның 31 октябрендә Диңгез буе краенда туган.

1961 - Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1961-1983 елларда КДУның органик химия кафедрасында ассистент һәм доцент булып эшли.

1983-1998 елларда КДМУ биоорганик һәм биофизик химия кафедрасы мөдире

1968 - кандидатлык диссертациясен яклый.

1985 - докторлык диссертациясен яклый.

1985 - профессор гыйльми исеменә ия була.

2007 елдан Иммануил Кант исемендәге Россия дәүләт университетында эшли.

2009 елдан ул химик синтез лабораториясен җитәкли.

2021 елның 14 октябрендә үлә [2] .

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

230 басма эш авторы, шуларның 7се монография һәм уку әсбабы. Фәнни кызыксынулары теоретик химия проблемалары белән бәйле (квант органик химия, органик катнашмаларның электрон һәм пространство төзелеше), органик химиядә физик ысуллар куллану, органик реакция механизмнары; табигый һәм биологик актив кушылмалар химиясе. Медик-студентлар өчен биоорганик химия буенча бик күп лекция курслары хәзерли, укый. 12 дән артык фән кандидаты хәзерләгән. Тикшеренүләрнең төп юнәлеше булып, биологик актив субстанцияләрнең яңа төрләрен алу максаты белән, терпеоидларны функциональләштерү методларын эшләү тора.

Бүләкләре үзгәртү

1994-1996 - INTAS грантларына ия. 1998 - INCO - COPERNICUS гранты. Ике программа да Мәскәү дәүләт университеты (Мәскәү), БДУ (Минск), Бангор университеты (Англия) һәм Геттинген университеты (Германия) тикшеренү коллективлары белән берлектә эшләнә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Племенков В. В., Химия природных соединений, Казань., 2001.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү