Вил Еникиев (рус. Еникеев Виль Гумерович; 16 октябрь 1936 ел) — галим-инженер-механик. 1962-1964 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты, 1967 елдан — хәзерге Санкт-Петербург аграр университеты (Пушкин шәһәре) укытучысы, шул исәптән 1984-2003 елларда фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 19852013 елларда исәпләү техникасы һәм АСК-ны мәгълүмат белән тәэмин итү кафедрасы мөдире. Дуслык (2001) һәм Хөрмәт (2006) орденнары кавалеры. Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994),Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1996), Морза Еникиевлар нәселеннән[1].

Вил Еникиев
Туган 16 октябрь 1936(1936-10-16) (87 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт аграр университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Вил Гомәр улы Еникиев 1936 елның 16 октябрендә Уфа шәһәрендә туган.

1959 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, 19621964 елларда шул уку йортында эшли.

1967 елдан Санкт-Петербургның аграр университетында[2] (Пушкин шәһәрендә) укытучы, 1984-2003 елларда шушы ук уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры.

19852013 елларда исәпләү техникасы һәм АСК-ны мәгълүмат белән тәэмин итү кафедрасы мөдире вазифасында (башкалары белән беррәттән).

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы производствосын автоматлаштыруга багышланган. Вил Гомәр улы тарафыннан агрегатларның эшен күзәтү һәм аларның сыйфатлы эшләвенә идарә итү системалары төзелә һәм кулайлаштыра;

Авыл хуҗалыгы производствосын техника белән җиһазландыру исәпләү программаларын тәкъдим итә һәм аны тормышка ашыра, алар Россия Федерациясендә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләрендә кертелгән.

220-дән артык фәнни хезмәт һәм 37 уйлап табу авторы[1].

1986 елдан Еникиев Вил Гомәр улы җитәкчелегендә 40 фән кандидаты һәм 16 фән докторы әзерләнә[3].

    • «Сельскохозяйственные машины» /1998 йыл, (автордаш);
    • «Информационные технологии в агропромышленном комплексе» / 1999 йыл, (автордаш);
    • «Становление агроинженерной науки и образования в России (XIX—XX вв.)» / 1999 ел, (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Дуслык ордены (2001);
  • Хөрмәт ордены (2006);
  • Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994);
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1996);

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү