Виктор Фәйзуллин

Виктор Игорь улы Фәйзуллин (1986 елның 22 апреле, Находка, Диңгез буе крае, РСФСР, СССР) — РФПЛның 185 матчында 23 туп керткән Россия футболчысы (ярымсакчы), Россия милли футбол җыелмасы әгъзасы (2012—2014), Россия чемпионатларының алтын (2010, 2012, 2015), көмеш (2013, 2014) һәм бакыр (2009, 2016) призеры, Россия Кубогы (2010, 2016) һәм Суперкубогы (2008, 2011, 2015) иясе, УЕФА кубогы һәм суперкубогы иясе (2008). Россиянең атказанган спорт мастеры (2008)[3].

Виктор Фәйзуллин
Туган телдә исем рус. Виктор Файзулин
Туган 22 апрель 1986(1986-04-22)[1][2] (37 яшь)
Находка, Диңгез буе крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Зенит, СКА-Хабаровск, Спартак-Нальчик, Океан[d], Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русиянең икенче милли аяктубы җыелмасы[d], Русия милли аяк тубы җыелмасы һәм Русия милли 17 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d]

 Виктор Фәйзуллин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Фәйзуллин 1986 елның 22 апрелендә Диңгез буе краеның Находка шәһәрендә туган. Нәселе себер татарларыннан килә[4][5]. Находка шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — Р. Н. Адильев). 2004 елда «Океан» өчен дебют ясый. Беренче сезоннан соң Хабаровскның СКА клубына күчә, анда Сергей Горлукович җитәкчелегендә ике сезон уйный[6]. 2007 елда «Спартак-Нальчик» өчен чыгыш ясаган. Чемпионатта 28 матч уйный, 3 гол кертә һәм чемпионатның иң яхшы яшь уенчыларының берсе дип таныла[7]. Шул ук елның ноябрендә Петербургның «Зенит» командасы белән 3 еллык контрактка кул куйган. Transfermarkt.de порталы мәгълүматлары буенча, ярымсакчының күчүе клубка 2 млн еврога төшкән[8].

2008 елның 13 февралендә «Вильярреал»га каршы УЕФА кубогының 1/16 финалы матчында «Зенит» өчен дебют ясый[9]. УЕФА Кубогы ярымфиналының «Бавария»га каршы җавап матчында Оливер Кан капкасына дүрт тупның берсен кертә[10].

2015 елның җәендә «Зенит» Фәйзуллин белән контрактны 2018 елга кадәр озайта. Тез белән бәйле даими проблемалар сәбәпле шул вакыттан бирле тулы булмаган җиде матч (2015 елның май-сентябрь айларында) уйный. 2016 елның мартында АКШта чираттагы операцияне кичерә. Андрей Аршавин сүзләренчә, аның артрит, ә Россия җыелма командасы табибы Эдуард Безуглов сүзләренчә, аның артроз булган[11][12]. 2018 елның 8 маенда сезон тәмамланганнан соң Фәйзуллинның командадан китүе турында билгеле була[13]. 13 маенда карьерасын тәмамлану турында игълан итә.

2015 елдан, Олег Самсонов белән бергә, «Алгоритм Девелопмент» төзелеш компаниясе хуҗасы[14]. 2018 елның октябрендә Санкт-Петербургта «Алгоритм» футбол клубына нигез сала. 2021 елның гыйнварыннан — Тольяттиның «Акрон» ФК спорт директоры[15].

Җыелма команда составында үзгәртү

Яшьүсмерләр (2004) һәм Олимпия (2006) Россия җыелма командасына җәлеп ителгән. 2007 елдан башлап Россиянең яшьләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Аның составында 7 матч уздыра, 3 туп кертә. Шулай ук Россиянең икенче җыелма командасы өчен 2 матч уздыра.

2012 елның 15 августында Кот-д’Ивуар җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта старт составында чыгып, Россия җыелма командасы өчен беренче матчын үткәрә. 2012 елның 7 сентябрендә 2014 елгы Дөнья Чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында ил командасы өчен икенче матчта Төньяк Ирландия җыелма командасына каршы Александр Кержаков тапшыруыннан беренче туп кертә[16].

Гаилә үзгәртү

2009 елның 14 апрелендә Фәйзуллинның һәм аның хатыны Верониканың улы Севастьян туа. Улы туганнан соң Виктор аның исеме белән татуировка ясый. 31 октябрьдә кызы Мирра туа[17].

Казанышлар үзгәртү

  «Зенит»

  • УЕФА Суперкубогы иясе: 2008;
  • УЕФА Кубогы иясе: 2008;
  • Россия Чемпионы (3): 2010, 2012, 2015;
  • Россия Кубогы иясе (2): 2010, 2016;
  • Россия Суперкубогы иясе (3): 2008, 2011, 2015;
  • Россия чемпионатының көмеш призеры (2): 2013, 2014;
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (2): 2009, 2016.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  3. Приказ Министра спорта В. Л. Мутко № 119-ВН от 25 декабря 2008 г.. әлеге чыганактан 2009-01-30 архивланды. 2009-02-12 тикшерелгән.
  4. Виктор Файзулин: «В детстве я рисовал Бебето»
  5. Виктор Файзуллин: «У меня татарские корни, в «Рубин» звали»(үле сылтама)
  6. Денис Романцов (2012-09-08). Сдвиг по Фазе. Главное о Викторе Файзулине - PROспорт-блог - Блог - Трибуна. sports.ru. әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-09-11 тикшерелгән.
  7. Виктор Файзулин - Игроки ФК «Зенит», основной состав команды. Официальный сайт футбольного клуба «Зенит» - Официальный сайт ФК «Зенит». fc-zenit.ru (2012-09-11). әлеге чыганактан 2012-11-05 архивланды. 2012-09-11 тикшерелгән.
  8. Viktor Faizulin - Player changes, player transfers - transfermarkt.de. transfermarkt.de (2012-09-11). әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-09-11 тикшерелгән. “Season 07/08 Date 01.2008 from Spartak Nalchik to Zenit St. Petersburg. Transfer fee 2.000.000 €”
  9. Юрий Роденков: «Зениту» по силам пройти «Вильярреал» - 17 февраля 2008 - Zenit Video - ФК «Зенит» | Новости; Видео; Голы. zenitvideo.ru (2008-02-17). әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-09-11 тикшерелгән.
  10. Павел Гогнидзе (2008-05-02). Лига Европы УЕФА 2007/08 - История - Зенит-Бавария – UEFA.com. UEFA.com. әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-09-11 тикшерелгән.
  11. Любимец Капелло. Куда пропал Виктор Файзулин?
  12. Почему Виктор Файзулин уже более года не играет в футбол
  13. Виктор Файзулин покидает «Зенит»
  14. Забивал Бразилии, брал еврокубки — и вдруг стал героем мемов. Куда пропал Виктор Файзулин
  15. Ленинградец проведет товарищескую встречу с командой Виктора Файзулина
  16. Группа F. Россия победила Северную Ирландию. әлеге чыганактан 2012-10-23 архивланды. 2012-09-07 тикшерелгән.
  17. У полузащитника «Зенита» Виктора Файзулина родилась дочь / Baltinfo.ru, 31 октября 2013.