Виктор Соболев

Виктор Викторович Соболев (1915 елның 20 августы (2 сентябре), Петроград, Россия империясе1915 елның 7 гыйнвары, Санкт-Петербург, Россия Федерациясе) — Россия һәм совет астрономы, астрофизик, Ленинград астрофизика мәктәбенә нигез салучы, ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1981) (ССРБ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1958 елдан башлап[3]). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1985).

Виктор Соболев
Туган 20 август (2 сентябрь) 1915 яки 1915[1]
Санкт-Петербург, Россия империясе[2]
Үлгән 7 гыйнвар 1999(1999-01-07)
Санкт-Петербург, Россия
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының математика-механика институты[d]
Һөнәре физик, йолдызбелгеч, астрофизик, тарихчы, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Виктор Соболев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Виктор Соболев Петроградта туган. Балачакта әти-әнисе белән Кострома губернасында яши. Әти-әнисе крестьян хуҗалыгын алып барган. Соңрак гаилә Петроградка кайта.

1933—1938 елларда Виктор Соболев Ленинград дәүләт университетының математика-механика факультетында укый. Профессор В. А. Амбарцумян йогынтысында теоретик астрофизика белән шөгыльләнә. 1938 елда В. А. Амбарцумянга аспирантурага укырга керә.

1941 елда ЛДУда педагогик эшен башлый.

Виктор Соболев сугыш елларын Алабугада үткәрә, анда университетның кайбер бүлекчәләре эвакуацияләнә. Монда ул В. А. Фок, В. И. Смирнов, В. А. Амбарцумян һәм башкалар белән бергә фундаменталь фән проблемалары, шулай ук гамәли оборона, аерым алганда, светомаскировка белән бәйле булган мәсьәләләрен хәл итү өстендә эшли[4].

1946 елда Виктор Соболев хәрәкәтләнүче мохиттә сызыклар барлыкка килү теориясенә багышланган докторлык диссертациясен яклый. Диссертация нигезендә нәшер ителгән «Хәрәкәт итүче йолдызларның тышчалары» монографиясе (1947 ел) 1960 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә[5].

1948 елда, профессор буларак, В. В. Соболев астрофизика кафедрасы мөдире була. Соболев бу вазыйфада 40 елдан артык, 1989 елга кадәр эшли, гомеренең ахырына кадәр ул университетның астрономия бүлеге профессоры булып кала.

1956 елда В. В. Соболевның «Йолдызлар һәм планеталар атмосферасында нурлы энергия күчерү» икенче монографиясе чыга.

Виктор Соболев 1999 елның 7 гыйнварында вафат була. Ленинград өлкәсендә Комарово бистәсенең мемориаль зиратында җирләнгән[6].

Фәнни эшчәнлек

үзгәртү

Виктор Соболевның төп хезмәтләре астрофизик мохиттә нурланышны күчерү теориясенә һәм газ томанлыклары физикасына һәм йолдызларның тышкы катламнарына карый. Тарала торган мохитләрдә спектраль сызыкларның барлыкка килү теориясен шактый камилләштерә — сызыклы йолдызлар спектрларының хәзерге теориясе нигезе булган «ешлыклар буенча тулы бүленеш»нең якынаюын кертә.

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Соболев Виктор Викторович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Большая советская энциклопедия (3- изд.). Т. 24. Кн. 1. М: Советская энциклопедия, 1978
  4. Звёздный путь академика Соболева // Санкт-Петербургский университет, №5 (3501), март 8, 1999. С.12
  5. В. В. Иванов. Памяти В. В. Соболева
  6. Могила В. В. Соболева на Мемориальном кладбище посёлка Комарово. әлеге чыганактан 2014-03-28 архивланды.

Басмалар

үзгәртү
  • Соболев В. В. Движущиеся оболочки звезд. Л.: Издательство ЛГУ, 1947. 113 с.
  • Соболев В. В. Перенос лучистой энергии в атмосферах звезд и планет. М., Гостехиздат, 1956. 391 с.
  • Соболев В. В. Рассеяние света в атмосферах планет., М., Физматгиз, 1972. 325 с.
  • Соболев В. В. Курс теоретической астрофизики. М., Физматгиз, 1967. 528 с.

Әдәбият

үзгәртү
  • Труды Астрономической обсерватории ЛГУ. 1941, т. 12.
  • Звёздный путь академика Соболева // Санкт-Петербургский университет, № 5 (3501), март 8, 1999.
  • Академик Соболев В. В. (1915—1999). Жизнь и деятельность. Сборник статей. СПб., 2000.

Сылтамалар

үзгәртү