Виктор Бондаренко (1953)

фәлсәфәче, психолог

Виктор Бондаренко (7 июль 1953 ел) — галим-философ. 2003 елдан Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1996), профессор (1997).

Виктор Бондаренко
Туган 7 июль 1953(1953-07-07) (70 яшь)
Петухово, Курган өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, психолог
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Виктор Николаевич Бондаренко 1953 елның 7 июлендә Петухов шәһәрендә туган.

1976 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм хезмәт юлын Башкорт АССРның Кыйгы районы мәктәпләрендә башлый.

1980 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укытуга күчә.

1984-1992 елларда һәм 1996 елдан — БДУ-да укыта, 2001 елдан — Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта, фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире[1].

2003 елдан бирле Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта.

БДУ аспирантурасында — кандидатлык диссертациясе (1980-1984),УДАТУ докторантурасында докторлык диссертациясе яклый (1992-1995)[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

В. Н. Бондаренконың фәнни хезмәтләре марксистик философиягә, онтология, гносеология, политология һәм метафизика мәсьәләләренә багышланган.

80-нән артык фәнни хезмәт һәм 18 шигъри җыентык авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре

Из опыта философского исследования методологии и теории марксистского социализма. Уфа, 1990;

Марксистская светская религия. Уфа, 1994;

Методологические принципы гносеологикой концепции классического марксизма. Уфа, 1997.

2013-2015 елларда — «Философская психология: методология, теория и практика», 2015-2017 елларда — «Духовно-психологическое конструирование и немедицинская психотерапия», 2016-2019 елларда «Духовная психология и психотерапия» темалары буенча үзе әзерләгән мәгариф программалары нигезендә практик психологлар өчен семинарлар һәм тренинглар үткәрә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Виктор Николаевич Бондаренко, archived from the original on 2019-11-16, retrieved 2022-05-15 

Сылтамалар үзгәртү

  • Бондаренко Виктор Николаевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми -нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.