Виктор Болховитинов

Виктор Федорович Болховитинов ( 23 января [4 февраля1899, Саратов - 1970 елның 29 гыйнвары, Мәскәү ) - Совет авиаконструкторы.

Виктор Болховитинов
Туган 23 гыйнвар (4 февраль) 1899
Сарытау, Россия империясе
Үлгән 29 гыйнвар 1970(1970-01-29) (71 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d]
Һөнәре инженер, Q10497074?
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Виктор Болховитинов Викиҗыентыкта

Авиация инженер хезмәтенең генерал-майоры (1943), техник фәннәр докторы (1947). РСФСР ның фән һәм техника мактаулы эшчесе.

Биографиясы үзгәртү

1899 елның 23 гыйнварында Сарытауда тыуган.

1926 елда ул Н. Е. Жуковский исемендаге һава көчләре академиясен тәмамлый. Адъюнктурадан соң укытучы була, 1937 елда кафедра башлыгы итеп билгеләнә.

1933 елдан - Филидагы 22 нче номерлы заводның тәҗрибә конструктор бюросы (ОКБ Болховитинова) башлыгы.

1939 елдан - Химкидагы Авиация сәнәгате Халык комиссариатының 293- нче номерлы заводы директоры һәм баш конструкторы.

1934 - 1936 елларда ул авыр бомбардировщик ДВ-A ("Ерак Бомбардировщик - Академия") эшләнмәне җитәкләде, 1936-1937 елларда совет пилотлары йөк белән очыш ераклыгы өчен дүрт дөнья рекорды куйдылар. 209-нчы номерлы бу самолет С. А. Леваневский тарафыннан 1937 елның августында Төньяк полюс аша АКШ-ка очышның фаталь омтылышында кулланылган. 1940 елга кадәр ДB-A кечкенә сериядә җитештерелгән һәм транспорт самолеты буларак кулланылган.

1939-нчы елда ул ике соосный винт белән, очыш сынаулары вакытында 570 км / сәг тизлекне күрсәткән, "С" оригиналь югары тизлекле самолёт-истребитель төзелешен җитәкләй. 1940 ел башында ул самолетка урнаштырылган һава-реактив двигатель сынауларында катнаша

1941-1945 елларда, Болховитинов җитәкчелеге астында конструкторлар А. Я. Березняк һәм А. М. Исаев беренче сыек ягыулык кулланган ракета двигателле совет ракета истребителен эшлидәр.

1946 елдан - Н. Е. Жуковский исемендаге Хәрби-һава көчләре академиясендә укыта.

Авиация техникасы буенча берничә әсәр авторы.

Ул 1970 елның 29 гыйнварында Мәскәүдә вафат була. Аны Введенское зиратында җирләйдәр (14 нче чокыр).

Виктор Болховитинов самолеттары үзгәртү

  • ДБ-А - Ерак бомбардировщик - академия. Беренче очыш 1935 елда. Экипажы - җиде кеше. 1938-1940 елларда сериялы җитештерелә. Барлыгы 12 самолет җитештерелә[1] .
  • ВДД - ерак диапазон бомбардировщик. Проект 1936 елда тәкъдим ителгән. Проект AНT-42 файдасына калдырыла[2] .
  • Ерак дистанцион авыр бомбардировщик "Д" М-40 дизель белән. 8 кешедән торган экипаж. Исәпләүләр буенча, самолет 5 000 км озынлыкка 6 т бомба китерә ала. Десант вариантта файдалы йөкләнеше 50 кораллы солдат, ә транспортта 7 тоннага кадәр йөк. "Д" бомбардировщик проекты сугыш башында ябыла[3] .
  • Югары тизлекле бомбардировщик "С". Беренче очыш 1939 елда. ... Самолетка төрле якларга әйләнүче бер күсәрле винтлар белән парлы двигательләр урнаштырыла. Очкыч серияле производствога күчерелмәй[4] .

Бүләкләре үзгәртү

  • Ул:

- ике Ленин ордены, - ике Кызыл Байрак ордены, - Кызыл Байрак Хезмәт ордены, - Кызыл Йолдыз ордены, - медальләр белән бүләкләнгән.

Китаплары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.airwar.ru Болховитинов ДБ-А
  2. alternathistoty.com БДД (Бомбардировщик Дальнего Действия). Болховитинов. Проект СССР 1936 год
  3. litra.pro Самолёты Виктора Болховитинова.
  4. litra.pro Самолёты Виктора Болховитинова. «Утерянные победы советской авиации».

Сылтамалар үзгәртү