Википедия:Бәйгеләр/Россия чыгарылышлары һәм остазлары/2021

«Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2021» — Россия югары уку йортларны (ЮУЙ) тәмамлаучылар һәм аларның остазларына багышланган биографик мәкаләләрне булдыру һәм яхшыртуга багышланган тематик бәйге. Бәйге чикләрендәге «Россия ЮУЙ» билгеләмәсенә бүгенге эшләүче һәм ябылган Россия Федерациясе, СССР, Россия империясе һәм/яки Рус патшалыгы чоры югары уку йортлары керә.

Бәйгенең үткәрелү вакыты: 2021 елның 15 сентябрь көнендә 00:00 мизгеленнән башлап 30 ноябрьнең 23:59 мизгеленә чикле (MSK буенча).

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/43eN

Номинация #1 — «Чыгарылышлар һәм остазлары (русчаВП:БИО кагыйдәсенә туры килүче һәм бәйле югары уку йортында уку-укытуын яки башка эшчәнлеген дәлилләүче чыганаклар белән расланган Россия ЮУЙ-ларында фәнни тикшеренү һәм/яки белем бирү белән шөгыльләнгән яки укыган шәхесләр турында рус телле мәкаләләр. Бәйле уку йортын күрсәтү мәҗбүри шарт.


Номинация #2 — «Чыгарылышлар һәм остазлары (Россия халыклары телләре[1] — бәйле югары уку йортында уку-укытуын яки башка эшчәнлеген дәлилләүче чыганаклар белән расланган Россия ЮУЙ-ларында фәнни тикшеренү һәм/яки белем бирү белән шөгыльләнгән яки укыган шәхесләр турында Россия халыклары телләрендәге мәкаләләр. Бәйле уку йортын күрсәтү мәҗбүри шарт. Бу номинациягә кертелгән бар мәкаләләр Википедиянең бәйле тел бүлекләрендә гамәлдәге әһәмиятлелек критерийларына туры килүләре зарур.

Номинация #3 — «Яңа катнашучылар» — бу номинациядә 2020 елның 15 нче октябреннән соң теркәлгән кулланучылар катнаша.

Кагыйдәләр[2]

  • Бәйге Россия Федерациясендә салымнар түләүче статусы булган бар теркәлгән Википедия катнашучылары өчен ачык (теркәлү вакытына карамастан).
  • Һәрбер кулланучы бәйгедә бер хисап язмасыннан гына катнаша.
  • Бәйгегә шәхесләр турында яхшыртылган мәкаләләр дә кабул ителә:
    • Яхшыртылган мәкаләнең файдалы (энциклопедик) текст күләме кимендә ике тапкыр, абсолют килеш исә кимендә 120 сүзгә арттырылган.
  • Мәкаләне булдырылу яки яхшыртудан соң, конкурсантлар аны түбәндәге җәдвәлгә кертә (үзләре ясый).

Баллар бирү принцибы:

  • Юуй тәмамлаучысы яки остазы турында яңа булдырылган мәкалә өчен 1-3 балл бирелә ала. Өстәмә балларны жюри мәкаләнең күләмен һәм сыйфатын (язу стиле, форматлау, сурәтләү, китерелгән абруйлы чыганаклар саны) билгели ала.
  • Югарыда билгеләнгән критерийлар буенча яхшыртылган мәкалә 1-3 балл белән бәяләнә.

Бәйге оештыручысы

Призлар фонды

Призлар фондының тулаем күләме 231 мең сум тәшкил итә

3 номинациясенең һәрберсендә 10 җиңүче билгеләнә:

  1. I урын — 20 мең сум
  2. II урын — 16 мең сум
  3. III урын — 12 мең сум
  4. IV урын — 5 мең сум
  5. V урын — 5 мең сум
  6. VI урын — 5 мең сум
  7. VII урын — 5 мең сум
  8. VIII урын — 3 мең сум
  9. IX урын — 3 мең сум
  10. X урын — 3 мең сум

Нәтиҗәләр чыгару

  • 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә тәҗрибәсе булган русча Википедиянең актив һәм тәҗрибәле катнашучылардан торучы җюри билгели.
  • 1.2. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына.
    • 1.2.1. Бәйгедә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләрнең тулаем күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
    • 1.2.2. «Яңа катнашучылар» номинациясеннән тыш, призлы урыннарга кимендә 10 таләпләргә туры килүче мәкалә язган яки яхшырткан катнашучылар дәгъва итә ала.
    • 1.2.3. Бәйгедә катнашу тәртипләрен бозу (теркәлмәү, берничә хисап язмасыннан катнашу, авторлык хокукларын бозучы мәкаләләрне булдыру, түбән сыйфатлы мәкаләләр, проектның башка кагыйдәләрен бозу) катнашучының дисквалификациясенә китерә.
    • 1.2.4. «Гадел уен» принципларын бозу өчен жюри катнашучының дисквалификацияли ала, аеруча бу бот белән мәкаләләр кою, урынлы вакыт чикләре эчендә булдырылган мәкаләләрне /йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә кертмәү, теләсә нинди этапта алдан әзерләнгән мәкаләләр / сурәтләрне йөкләү, һәм гадел көндәшлеккә яки башка катнашучыларны бутауга китерүче баша гамәлләргә кагыла.
    • 1.2.5. Жюри карары шикаять ителә алмый.
  • 1.3. Нәтиҗәләр игълан ителү вакытыннан соң бер атна эченә җиңүчеләргә хәбәр электрон хат ярдәмендә җиткерелә. Призны алу өчен, электрон хәбәр җибәрелүдән соң ике атна эчендә катнашучу җавап кайтарырга һәм кирәкле реквизит мәгълүматларны тапшырырга тиеш була. Призны алуга моны раслау таләп ителә.
  • 1.4. Җиңүче билгеләнгән вакыт эчендә кирәкле мәгълүматларны тапшырмаганда, Оештыручы анарга призны тапшырмаска хокуклы. Жюри карары белән шундый приз иҗади бәйгенең башка катнашучылар арасында таратыла ала.

Җаваплылыктан баш тарту үзгәртү

  1. Катылучылар өченче тарафларның авторлык хокукларын бозган очракта, бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
  2. Катылучылар булдырган Википедия битләренең бетерелү-бетерелмәү ихтималлыгы өчен оештыручылар җаваплы түгел.

Бәйге мәкаләләре үзгәртү

Мәкалә булдырылу яки яхшыртылудан соң, түбәндәге җәдвәлгә кертелә. Моны конкурсантлар үзләре ясый. Бәйгедә җәдвәлгә кертелгән мәкаләләр генә катнаша.

Бәйге катнашучылары махсус әзерләнгән исемлектән файдалана ала.

Бәйге җюрисына мәкаләләрне күрсәтү җәдвәлләре үзгәртү

Бер телдә катнашучылар бер номинациядә генә катнаша — 15.10.2021 соң теркәлгән яңа катнашучыларныкына (3) керcәгез, башка Россия телләре (2) төркеменә кертмисез.

  1. Русча Википедия мәкаләләре
  2. Башка Россия халыклары телләрендәге Википедия бүлекләре мәкаләләре
  3. Яңа катнашучылар язган Википедия мәкаләләре

Бәйге жюрисы төзелеше үзгәртү

Бәйге турында ММЧларда үзгәртү

Нәтиҗәләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Монда һәм башка җирдә «Россия халыклары телләре» астында бүгенге Россия тышында дәүләтчелеге булмаган телләр аңлашыла.
  2. Бәйге регламентының рус телле версиясе өстенлек ала

Финанслау үзгәртү

 
Президент грантлары фонды

Бәйге Президент грантлары фонды бүлеп биргән Россия Федерациясе Президентының Ватандашлар җәмгыятен үстерүгә юнәлгән гранты белән финансланучы «Россиянең университетлары чыгарылышлары һәм остазлары» проекты чикләрендә уздырыла.

Катнашуыгызны билгеләү үзгәртү