Википедия:Бәйгеләр/Минем Татарстан/2020-2021/Катнашу
(Википедия:Бәйгеләр/Минем Татарстан/Катнашу битеннән юнәлтелде)
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Үткәрелү, бәяләү һәм бүләкләү вакытлары
- Бәйгенең старты: 15 декабрь 2020 (UTC буенча 00:00, Мәскәү вакыты буенча 03:00:00 тән).
- Бәйгенең финишы: 31 гыйнвар 2021 (UTC буенча 23:59, Мәскәү вакыты буенча 1 февральнең 02:59:59 мизгеленә кадәр).
- Жюри бәяләү эшчәнлеген тәмамлый һәм нәтиҗәләрне белдерә: 15 февраль (план)
- Техник оештыручылар финалистларның контакт мәгълүматларны туплап, приз акчаларын җибәрә: 1 март (план)
- Бәйге нәтиҗәләре буенча пресс-релизны бастыру: 8 март (план)
Катнашучылар
- Чарада Викимедиа проектларында хисап язмасын булдырган кулланучы гына катнаша ала (теркәлү турында) укырга теләсәгез
- Бәйгедә бер хисап язмасы астында гына катнаша
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләрне үз хисап язмасына кереп булдыра
- Минималь критерийларына туры килүче материал тудыра
- Бәйге чикләрендә булдырылган мәкаләләрне бәяләүдә кулланылган критерийларны кабул итә
Википедия белән яңа таныша башлаучылар өчен катнашу турында видео-күзәтү
Финалистлар
- Марафон финалистлары исемлегенә 4 квалификацион мәкалә язган һәрбер катнашучы кертелә һәм язган бар мәкаләләре өчен тупланган балларның бар катнашучылар җыйган баллар суммасына пропорциональ килеш 200 000 сумлык приз фондының өлешенә дәгъва итә ала.
- приз акчасын ала алу өчен
- теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
- Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү пунктын тамгалау
- түбәндә Саклау төймәсенә басу
- оештыручылар такымының вәкиле үзләренә хәбәр җибәрүдән бер атна эчендә җавап кайтара, приз акчасының күчерелүе өчен үз банк картасы мәгълүматларын билгели
- Россия Федерациясендә салым агенты статусы булмаганнары үз илләренең салым җыю инспекциясе белән мөнәсәбәтләрен үзе хәл итә — Россия эчендә түләнергә тиешле салымнар өчен Викимедиа РУ үзе хисап тота һәм аларны приз акчасыннан чыгара.
- теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
Мәкаләләр
Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:
- Мәкалә Википедиянең татар телле бүлегендә (tt.wikipedia.org) 2020 елның 15 декабрь 0:00 белән 2021 елның 31 гыйнвар 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 15.12.2020 (3:01) белән 1.02.2021 (2:59) арасына туры килә.
- Бәйге темасына туры килә (Татарстаның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары)
- Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
- Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат яки копи-паст түгел).
- Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел (тиз бетерелә һәм саналмый) — Татарстанга караган тематик мәкаләләр агачын тикшерү.
- Мәкалә кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан тора.
- Мәкаләдә түбәндәге очраклары күренми
- вандализм,
- авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау
- Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар,
- нигезсез фикерләр яки
- спам.
Үрнәк алырлык яхшы мәкаләләр: Мансур Мозаффаров, ТАССРның төзелүе, Татарстан Республикасының милли музее, Зәңгәр шәл (спектакль), Идел-Урал (гәҗит, Берлин), Шәриф Камалның музей-фатиры (Казан)