Википедия:Бюрократ статусына заявка

Сайлау кагыйдәләре үзгәртү

Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала үзгәртү

  • Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
  • 50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
  • Тавыш бирү алдыннан иң азы 15 көн өчендә төзәтүләр булу.
  • Тәкъдим итү тәртибе

Әлеге кагыйдәләр тәләпләренә җавап биргән катнашучылар үз кандидатурасын тәкъдим итергә хокуклы. Аларны шулай ук башка катнашучылар тәкъдим итә ала.

Кем бюрократ статусына кандидат була ала. үзгәртү

Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

  • Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
  • 1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
  • Администратор вазыйфаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
  • Элек тавыш бирүдә катнашканнар
    • Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазыйфадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазыйфадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
  • Тәкъдим ителгән яки үз кандидатурасын тәкъдим иткән катнашучы тавыш бирү битендә риза булуын язырга тиеш.

Сайлау тәртибе үзгәртү

  • Тавыш бирү заявка битен эшләгәннән соң башлана һәм 14 көн дәвам итә
    • ВП:Сайлаулар битендә яңа бүлек башланыла, анда заявка битенә [[ВП:Бюрократ статусын алу/КУЛЛАНУЧЫ_ИСЕМЕ]] сылтама урнаштырыла һәм тавыш бирү мөддәте күрсәтелә.
  • Тавыш бирүчеләр заявка битендә {{Риза}} яки {{Каршы}} тавышларын бирәләр. Шулай ук шик булганда нейтраль позициясен аерым пунктта язып була. Тавыш бирү фәкать иң азыннан 5 кеше тавыш биргән очракта узган тавыш бирү буларак саналалар.
  • Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган бюрократ нәтиҗәләрне бирелгән тавышлар буенча чыгара.
  • Бюрократка кандидат 2/3 (66,(6) %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, бюрократ буларак билгеләнә.

Әлеге кагыйдәләр Татар Википедиясендә 15 мең мәкалә җыюга кадәр калалар. Аннары яңа кагыйдәләр кабул булачак.

Узган сайлаулар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү