Василий Роббек (6 гыйнвар 1937 ел — 9 июль 2010 ел) — ССРБ һәм Россиянең галим-филологы. Филология фәннәре докторы, профессор, Саха (Якутия) Республикасының Фәннәр академиясе академигы[1].

Василий Роббек
Туган 6 гыйнвар 1937(1937-01-06)
Үлгән 9 июль 2010(2010-07-09) (73 яшь)
Якутск, Россия
Әлма-матер Русия дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре галим

Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Аз санлы Себер халыклары мәсьәләләре институтына нигез салучыларның берсе. Тунгус-маньчжур теле өлкәсендәге әйдәүче галим һәм функциональ грамматика теориясе буенча гыйльми мәктәп оештыручысы була. Автор йөздән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 15 монография, яза, аз санлы җирле халыкларының көнүзәк проблемаларын һәм төньякны өйрәнүгә багышланган мәсьәләләргә зур өлеш кертүче[2].

Биографиясе үзгәртү

Василий Афанасьевич Роббек 1937 елның 6 гыйнварында Якут АССР Урта Колыма районының Югары Колыма авылында туган. 1946 елда Рыжов башлангыч мәктәбенә укырга керә, аннары Родчев җидееллык мәктәбендә белем ала.

Урта мәктәпне 1956 елда Урта Колымада тәмамлый[3].

1966 елда ул Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтын тәмамлый (ЛПИ, хәзер А. И Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университеты).

1956 елда халык мәгарифе органнарында үз хезмәт эшчәнлеген башлый.

1958-1959 елларда комсомол эшендә, 1959-1961 елларда Якутиянең мәдәният оешмаларында эшли. ЛПИ ны тәмамлагач, 1966-1970 елларда сигезьеллык мәктәп директоры булып эшли.

1970-1974 елларда — аспирант, 1974-1992 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Якутия филиалының Тел, әдәбият һәм Тарих институтында өлкән лаборант, гыйльми хезмәткәр, кече һәм олы гыйльми хезмәткәр була.

1992-2008 елларда ул Россия Фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Төньяк аз санлы халыклары проблемалары институтында директор булып эшли, 2008-2010 елларда — аз санлы төньяк халыклары институтының эвенк филологиясе гуманитар тикшеренүләр ссектор мөдире вазифасын башкара.

1974 елда "Эвенк телендә фигыль төрләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1992 елда докторлык диссертациясе яклый. Аның җитәкчелегендә алты кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана. Якут дәүләт университетында төньяк филологиясе кафедрасын, Черский бистәсендә Төньяк халыклары колледжын, Якутскида эвенк бүлекле педучилищелар ачуда катнаша.

Фәнни-педагогик эше белән беррәттән иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Ул 1994 елда Саха(Якутия) Республикасы Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъза-корреспонденты итеп сайлана[4].

2010 елның 9 июлендә Якутскида вафат була.

Казанышлары үзгәртү

  • Василий Иванович Роббек «Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе»
  • «Саха (Якутия) Республикасының Атказанган фән эшлеклесе»[5]
  • «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы»
  • «РФА Себер бүлекчәсенең Атказанган ветераны»
  • «Саха (Якутия) Республикасының фәнен үстерүдәге хезмәтләре өчен» медале
  • , шулай ук юбилей хөрмәтенә "Якутия–Россия: 370 ел бергә» билгесе
  • «Төньякка тугрылык өчен» билгесе
  • «Гражданлык батырлыгы»билгесе[6].
  • Урта Колыма олысының мактаулы гражданы.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Тунгусо-маньчжуроведение

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү