Василий Дергунов

Дергунов Василий Сергеевич (1922, Липецк өлкәсе Задонский районы Алексеевка авылы —1989, Казан) — ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. КПСС Татарстан өлкә комитеты икенче секретаре (1978–1986).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 14 гыйнвар 1922(1922-01-14)
Туу урыны Липецк өлкәсе
Задонский район[d], Россия
Үлем датасы 17 июль 1989(1989-07-17) (67 яшь)
Үлем урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Октябрь Инкыйлабы ордены

Биографиясе үзгәртү

Василий Сергеевич Дергунов 1922 елда Липецк өлкәсенең Алексеевка авылында туа. 1945 елдан бирле КПСС әгъзасы.

1959 елда Казан авиация институтын тәмамлый

1941 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 1941—1959 елларда Казанның 16 нчы заводында эшли. 1960—1976 елларда оборона сәнәгате бүлеге мөдире. 1986 елдан башлап двигательләр җитештерүне оештыру һәм технология фәнни тикшеренү институтының Казан филиалы башлыгы.

19411986 елларда — технолог, инженер-технолог, цех башлыгы, Казан моторлар төзү заводының баш контролеры урынбасары, Татарстан совнархозының машина төзелеше идарәсе сыйфаты буенча баш контролер, Казан һәм Татарстан АССРның партия хезмәткәре, КПССның Өлкә Комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире, 1976–1978 елдарда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1978–1986 елларда икенче секретаре.

1963—1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм 1980—1989 елларда 10 һәм 11 нче чакырылыш РСФСР депутаты итеп сайланган.


КПССның XXVI съезды делегаты.

В. С. Дергунов 1989 елда Казан шәһәрендәда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

3 Кызыл Байрак Хезмәт ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, медальләр белән бүләкләнгән[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Хасанов М. Х. Дергунов Василий Сергеевич // Татарская энциклопедия. Г-Й. — Казань, 2005. — С. 261.