Коми гимны

(Варыш поз битеннән юнәлтелде)

Коми Республикасы гимны (коми Коми Республикаса кып) — Коми Җөмһүриятенең рәсми символларыннан берсе. 1994 елның 6 июнендә Коми Республикасы Законы белән расланган[1]. Ике дәүләт телендә — коми һәм рус телләрендә башкарыла.

Коми дәүләт гимны

Коми Республикаса кып

Сүзләрнең авторы В. Савин
Композиторы В. Савин
Дәүләт Коми
Билгеләнү вакыты 2006 ел
Коми дәүләт гимны
Гимнның инструменталь язуы

Гимнның текстлары һәм тәрҗемәсе үзгәртү

[2]

Коми телендәге рәсми текст Татар теленә тәрҗемәсе Удмурт теленә тәрҗемәсе Рус телендәге рәсми текст
Ылын-ылын Войвылын

Джуджыд парма сулалö.
Парма шöрын варыш поз
Кыпыд горöн шыалö.
Лэбзьöй, повтöм варышъяс,
Вына бордъяс шеныштлöй,
Веськыд туйöд нуöдöй,
Коми мусö югдöдöй!
Веськыд туйöд нуöдöй,
Коми мусö югдöдöй!

Бик еракта Төньякта,

Тауда чыршылык тора,
Кыю лачын ояда
Яңгыратып кычкыра.
Как канатың, гаярем,
Көчле урман лачыны,
Нурландыр Коми җирен,
Сайла син туры юлны,
Нурландыр Коми җирен,
Сайла син туры юлны!

Кыдёкын-кыдёкын уйпалан

Жужыд парма сылэ.
Парма шорын тылобурдо кар,
Шулдыр гур силё.
Лобе, кышкасьтэм бурдоос,
Кужмо бурдъёсыныды шоналэ,
Выль сюресъёсти нуэ,
Коми муэз югдытэ!
Выль сюресъёсти нуэ,
Коми муэз югдытэ!

Север, наш родимый край,

Глубоки твои снега,
Холодны твои ветра,
Высока твоя тайга!
Нас несут через века
Соколиные крыла.
Коми край, твоя судьба
Благодатна и светла.
Коми край, твоя судьба
Благодатна и светла.

“Лачын оясы”ның коми-татар сүзлекчәсе[3][4]
ылын-ылын — ерак-еракта; Войвыв — Төньяк; джуджыд — биек, югары; парма — калкулыктагы чыршылык; сулалö — басып тора; шöрын — уртада, үзәктә; варыш — лачын, карчыга; кыпыд — шат, күңелле, күтәренке, илһамланып, җанланып; горöн — каты тавышлы, яңгыравыклы; шыалö — кычкырына; лэбзьöй — очып кит; повтöм — кыю, курку белмәс; варышъяс — урман лачыннары; вына — көчле, куәтле, нык; бордъя — канат, канатлы; шеныштлöй — канат как; веськыд — туры, тугры, гадел, намуслы; туй — юл, сукмак; туйöд — юлдан, нуöдöй — алып бар; му — җир; югдöдöй — яктырт, нурландыр.
Сүзлекчә җыйнак сүзле коми текстын тирәнтенрәк аңлау өчен китерелә. Әйтергә кирәк, “варыш” — тамыр сүз, лачынсыманнарның һәм карчыгасыманнарның гомуми атамасы гына. Комилар исә бу кошларның бер дистәдән артык төрен аералар, һәм һәркайсының “варыш” сүзеннән ясалган үз исеме бар.

Гимнның тарихы үзгәртү

[5] Гимн итеп эшкәртелгән “Варыш поз” (“Лачын оясы”) җыры — аз санлы һәм гади сүзләр кулланып, гимнга тирәнтен мәгънә салу үрнәге.
Коми Җөмһүрияте гимнын тудыру һәм көйле-сүзле итеп камилләштерү өчен 12 ел вакыт кирәк булды. 1990 елда Коми ССҖнең демократик сайлаулар аша барлыкка килгән Югары Шурасы дәүләт суверенитетын игълан итте. Тагын 4 елдан соң ул республика конституциясен кабул итү һәм дәүләт символларын булдыру өчен өлгереп җитте. Гадәттәгечә конкурс игълан иттеләр, махсус комиссия карамагына кырыклап “музыкаль тәкдим” килеп иреште. Тикшерә-тикшерә бракка чыгара торгач, ике гимн проекты калды: берсе — һөнәри көйязар Александр Рочевныкы, икенчесе — Усть-Кулом авылыннан һәвәскәр музыкант Василий Гущинныкы. Аңлашыла ки, белгечләр беренчесен өстенрәк күрделәр, ләкин аны... депутатлар ошатмады. Бу бәйгедә катнашмаган композитор Александр Горчаковның фикере катгый булды: “Баш ватып утырмагыз, икесен дә кире кагып, коми әдәбияты классигы Виктор Савинның “Варыш поз” шигыренә язылган җырны алыгыз! Менә дигән гимн булачак”.
Әйттеләр — эшләделәр. Коми композиторлары берлеге рәисе Михаил Герцман инде халык җыры булып киткән әсәрне оркестр башкаруы өчен эшләп тә бирде. Сүзсез гимн шулай тәпи басты. Яңа шигырь язу эшен кузгатып җибәрделәр. Ләкин гимн текстын ике телдә һәм бер-берсенә тәңгәл итеп язарга кирәк бит. Һәм әле тагын аның иҗтимагый-сәяси ягы да камил булырга тиеш. Яңа конкурс игълан ителде. Жюрига бер дистә коми тексты һәм тагын берничә русча шигырь китерделәр. Ләкин... “кыз да булсын, буаз да булсын” таләбе берсендә дә үтәлмәгән иде...
Ахыр чиктә, инде 2006 елда, Владимир Тиминның Виктор Савин шигырен үзгәртеп язган эшләнмәсендә тукталдылар. Тырыша торгач, коми текстының рус теленә берничә тәрҗемәсе тупланды. Александра Шергинаның (псевдонимы — Канева) тәрҗемәсен сайладылар да, аның бер гыйбарәсен ошатып бетермәделәр. Үзгәртеп язгач исә, төзәтмәнең “игезәге” булуы ачыкланды: аны Александр Суворов язган булган икән. Шулай итеп, тәрҗемә ике авторлы булды. Бу юлы инде русча текстның коми телендәге шигырьгә бөтенләй охшаш булмавына, аңардан “суык бөркеп торуга” игътибар итмәделәр. Кем әйтмешли, нәрсә эшләнгәне мөһим түгел, кемнең эшләгәне мөһим...
Ниһаять, 2006 елның 22 июнендә Коми Җөмһүрияте Дәүләт Шурасы гимнны ахыргача кабул итте. “Асья Кыа” (Иртәнге Шәфәкъ) ансамбленең камил башкаруында тыңлагач, бер генә депутат та яңа символга каршы тавыш бирергә базмады.[6]

Искәрмәләр үзгәртү