Валерий Михайлович Халилов (1952 елның 30 гыйнвары, Тирмез, Үзбәкстан ССР2016 елның 25 декабре, Кара диңгез акваториясе Сочи шәһәре янында, Россия[2]) — Россия дирижёры, композитор. А. В. Александров исемендәге Россия армиясе академия җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе — ансамбль җитәкчесе (2016 елның апрель — декабре). Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Хәрби-оркестр хезмәте башлыгы — баш хәрби дирижёр (2002—2016). Генерал-лейтенант (2010). Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык артисты (2014).

Валерий Хәлилов
Туган 30 гыйнвар 1952(1952-01-30)
Тирмез, Үзбәкстан ССР, СССР
Үлгән 25 декабрь 2016(2016-12-25)[1] (64 яшь)
Кара диңгез
Үлем сәбәбе Soçi yanındağı Tu-154 häläkäte
Күмү урыны Киржачский район[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре дирижёр, композитор
Эш бирүче Мәскәү дәүләт консерваториясе
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Валерий Хәлилов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Валерий Хәлилов 1952 елның 30 гыйнварында Үзбәкстан ССРның Тирмез шәһәрендә хәрби дирижёр гаиләсендә туган. Әтисе, Хәлилов Михаил Николаевич, 1950 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең хәрби-дирижёрлык факультетын тәмамлый[3]; әнисе — Клавдия Васильевна Виноградова. 1961 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күчә.

1963 елдан Мәскәү хәрби-музыка мәктәбе тәрбияләнүчесе (кларнет классы — педагогы Е. М. Егоров, фортепиано классы — К. И. Соколова)[4].

1970—1975 елларда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе янындагы хәрби-дирижерлык факультетында белем ала (профессор Г. П. Алявдинның дирижерлык класы, профессор Л. Ф. Дунаевның инструментовка классы)

Беренче хезмәт урыны — ПВОның Пушкин югары команда училищесы оркестры дирижеры.

1980 елда Валерий Хәлилов җитәкчелегендә оркестр Ленинград хәрби округының хәрби оркестрлар конкурсында 1 нче урынны ала. 1981 елда Валерий Хәлилов П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең хәрби-дирижёрлык факультетында хәрби кафедрасы укытучысы итеп билгеләнә. 1984 елда ССРБ Кораллы көчләренең хәрби-оркестр идарәсенә күчерелә, анда хәрби-оркестр хезмәте офицеры, өлкән офицер һәм хәрби-оркестр хезмәте башлыгы урынбасары булып хезмәт иткән (1992 елдан).

2002—2016 елларда Россия Федерациясенең хәрби-оркестр хезмәте начальнигы — баш хәрби дирижёр. Бу вазыйфада Кызыл мәйданда Җиңү көненә багышланган парадларда катнашкан җыелма хәрби оркестр дирижёры буларак берничә тапкыр чыгыш ясаган. Тарихта икенче генерал-лейтенант хәрби исеменә ия булган хезмәт башлыгы. 2015 елның маеннан — «Бәйрәм мәдәнияте академиясе» попечительләр советы әгъзасы.

2016 елның апрелендә А.В. Александров исемендәге Россия армиясе академия җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе — ансамбль җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә.

Валерий Хәлилов Россиянең тынлы оркестрлары һәм чит ил коллективлары катнашында күп кенә театральләштерелгән бәйрәм чараларын, шул исәптән «Кремль зорясы» һәм «Спас манарасы» кебек халыкара хәрби — музыкаль фестивальләрне оештырган. «Спас манарасы», «Амур дулкыннары» (Хабаровск) һәм «Йөзьеллык маршы» (Тамбов) фестивальләренең, шулай ук Южно-Сахалинскта Халыкара хәрби-музыкаль фестивальнең музыкаль җитәкчесе булган. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең әйдәп баручы оркестрлары белән Австрия, Швеция, АКШ, Венгрия, Алмания, КХДР, Монголия, Польша, Финляндия, Франция, Швейцария, Бельгиядә гастрольләрдә була.

Валерий Хәлилов — тынлы оркестр өчен әсәрләр авторы: «Адажио», «Элегия», «Кадет», «Молодёжный», «Рында», «Улан», романслар һәм җырлар авторы.

Валерий Михайлович Хәлилов 2016 елның 25 декабрендә Хмеймимга (Сирия) очкан Россия саклану министрлыгы самолётының Сочи янындагы авиация һәлакәтендә вафат булган. Аның белән бергә 91 кеше үлгән, шул исәптән ул җитәкләгән Александров исемендәге ансамбльнең 64 артисты[5].

Җәсәдләр 2017 елның гыйнварында генетик экспертиза үткәргәннән соң идентификацияләнгән[6]. 2017 елның 16 гыйнварында, васыятьнамә нигезендә, Владимир өлкәсенең Киржач районында Архангельский Погостта җирләнгән[7].

Бүләкләр үзгәртү

Хәрби исемнәр үзгәртү

Гыйльми исем үзгәртү

  • доцент

Гаилә үзгәртү

Энесе — Александр Михайлович Хәлилов, полковник, Россия Федерациясенең атказанган артисты (1997), Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының хәрби институтының өлкән укытучысы, армиядә популяр җырлар һәм аранжировкалар авторы.

Хәтер үзгәртү

 
Тува дәүләт филармониясендә Хәлиловны искә алу кичәсе. 2017 елның 7 гыйнвары

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 30 декабрендәге боерыгы белән Валерий Халилов исеме Мәскәү хәрби-музыкаль училищесына бирелә[9].

2020 елдан Валерий Халилов исемен йөртә торган Халыкара музыка фестивале үткәрелә. Фестивальнең оештыручысы — Валерий Халиловның Хәйрия фонды.

Валерий Хәлилов исеме Владимир өлкәсенең Киржач шәһәренең бер урамына биреләчәк[10].

Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оолның 2017 елның 7 гыйнварындагы указы белән Тува дәүләт филармониясенә Валерий Михайлович Хәлилов исеме бирелә[11].

Россия Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестры Валерий Хәлилов истәлегенә багышланган берничә концерт үткәргән[12].

2018 елның 11 июнендә Тамбовта Валерий Хәлиловка һәйкәл ачыла.

2019 елның 30 гыйнварында Мәскәүнең Поварская урамында мемориаль такта ачыла.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://pantheon.world/profile/person/Valery_Khalilov
  2. Источник сообщил о нахождении в упавшем Ту-154 дирижера Валерия Халилова. interfax.ru. 2016-12-25 тикшерелгән.
  3. Нотный стан генерала Халилова, archived from the original on 2018-07-20, retrieved 2022-05-23 
  4. За музыкою вслед…
  5. Список пассажиров, находившихся на борту Ту-154 Минобороны России : Министерство обороны Российской Федерации. function.mil.ru.
  6. ТАСС: Происшествия — Опознаны более 70 погибших при крушении самолёта Ту-154
  7. Гамов А (2017-01-16). Валерия Халилова проводили в последний путь его музыканты — под его музыку…. Комсомольская правда.
  8. Первая церемония вручения премий Минобороны РФ в области культуры и искусства состоялась в ЦАТРА : Министерство обороны Российской Федерации
  9. Распоряжение от 30 декабря 2016 года №2918-р (pdf) (2017-01-03).
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-01-18, retrieved 2022-05-23 
  11. Тувинской государственной филармонии присвоено имя Валерия Михайловича Халилова - Официальный портал Республики Тыва. gov.tuva.ru. әлеге чыганактан 2020-08-07 архивланды. 2022-05-23 тикшерелгән.
  12. Центральный военный оркестр Минобороны России выступил в мемориальном музее-заповеднике П. И. Чайковского с концертом, посвященным памяти Валерия Халилова : Министерство оборон…

Сылтамалар үзгәртү