Валерий Владимирович Тургай (чуаш. Валери Туркай, Воробьев Валерий Владимирович, 1961 елның 17 апреле, Починок-Инели, Комсомол районы, Чуашстан, СССР) — чуваш шагыйре, прозаик һәм тәрҗемәче, Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Ф.Кәрим, И. Я. Яковлев һәм М.Сеспель исемендәге премияләр лауреаты, Чуваш Республикасының халык шагыйре (2003), Украинаның Чернигов өлкәсенең Остер шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2011), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1991).

Валерий Тургай
Туган 17 апрель 1961(1961-04-17) (62 яшь)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Әлма-матер И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, прозачы, тәрҗемәче, язучы

Биографиясе үзгәртү

Шагыйрь Чуаш Республикасының Комсомол районы Починок-Инел авылында туа. Әбисе - Татарстанның Кайбыч районы Олы Тәрбит авылыннан.[1]

Чуаш дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. ГИТИС каршындагы Югары театр курсларын тәмамлый. Чуаш АССРның матбугат органнарында, «Молодой коммунист» газетасында, «Хавхалану» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә, Чуваш Республикасының профессиональ язучылар берлегендә эшли.

2014 елның 16 октябрендә Валерий Владимирович яңалыклар газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә.

А.Хузангай: «Югары Советка сайлауларга барганда, вәзгыять кискен иде: Тургай Советлар Йорты каршында ачлык тота, мәйданда стихияле митинглар уза, ЧАП исеменнән лозунглар яңгырый», - дип искә ала.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре 1977 елда Комсомол район газетасында дөнья күрә. Аның Çăлкуç çути» (1989), «Шурă фарфор чашăк» (1994), «Турă питĕнчи куççуль» (1996), «Пурăнатпăр-ха!» (1999), «Вĕçленми Вĕçев» (1999), «Чунăм, манăн чунăм...» (2003), «Ночь-мелодия» (2004), «Ку эпĕ - Валери Туркай» (2013) һ.б. китаплары басылып чыга. Аның «Телейпе юнашар», «Каçар мана», «Ăçта эс, çăлăнăç?» пьесалары Яшьләр театрында, Чуваш академия драма театрында куела. 2010 елда тормыш иптәше Ольга Турчанинова белән бергә «Халыкара премия лауреатлары» дигән китап чыгаралар. Аның шигырьләренә дистәләгән җыр язылган. Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Габдулла Тукай, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Алим Кешков, Валентин Колумба һ.б. шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итеп аерым китап итеп бастыра. Тургай шигырьләре рус, татар, азәрбайҗан, украин, латыш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

  • «Ку эпӗ», стихи, Чебоксары, 2013
  • «Чунăм манăн, чунăм…», стихи, Чебоксары, 2003
  • «Шурă фарфăр чашăк», стихи. Поэма, Чебоксары, 1994.
  • «Моя бунтарская карма», статьи, интервью, Чебоксары, 2011.
  • «Ночь-мелодия», стихотворения, Чебоксары, 2004.

Чыганаклар үзгәртү

  • Валери Туркай. Чӑваш халӑх поэчӗ : [буклет]. — Шупашкар : [и. ҫ.], 2013. — 1 с.
  • Туркай, В. Пурнатпӑр-ха! : чӑваш халӑх поэчӗ Валери Туркай = Будем жить! : народный поэт Чувашии Валери Тургай / [В. Туркай] ; Николай Григорьев [пухса хатӗрленӗ]. — Чебоксары : [Новое Время], 2012. — 409 с.
  • Тургай Валерий Владимирович, народный поэт Чувашии [Электронный ресурс] : интервью с народным поэтом Чувашии Валери Тургаем. — Электрон. текстовые дан. — [Б. м.] : Персональный сайт, 2011.
  • Данилова, Л. Утăм хыççан утăм / Л. Данилова // Ялав. — 2005. № 3.
  • Зайцева, В. Салам сана, Турӑ кайӑкӗ! / В. Зайцева // Каçал ен. — 2011. — 16 апрель (№ 42/43).
  • Кузнецова, В. Мĕнпе илӗртет В. Туркай / В. Кузнецова // Çамрăксен хаçачĕ. — 2000. — юпа (№ 40).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү