Вак колак ярканатлар
Вак колак ярканатлар (лат. Pipistrellus) — шома борынлы ярканатлар гаиләлегенә караган имезүчеләр заты.
Вак колак ярканатлар | |
Халыкара фәнни исем | Pipistrellus Кауп, Иоганн Якоб, 1829[1][2][3] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1][2][3] |
Югарырак таксон | Vespertilioninae[d][1] һәм Pipistrellini[d][2] |
Тәүлек циклы | ночной[d] |
Ссылка на авторов таксона | Kaup, 1829[4] |
Вак колак ярканатлар Викиҗыентыкта |
Сыйфатлама
үзгәртүВак колак ярканатның гәүдә озынлыгы 3,2—5,1 см, авырлыгы 3-8 г, канатлары тар, колачы 18-22 см. Аркасының төсе көрән-җирәннән алып соры-балавыз сарыга кадәр, корсагы ачыграк төстә. Натузиус вак колак ярканатның гәүдә озынлыгы 4,6—5,8 см, авырлыгы 5-12 г, канатларының колачы 23-25 см. Аркасының төсе көрән-балавыз сарыдан алып кызгылт төсмерле җирәнсу-куырга кадәр, корсагы көрән-соры. Йоны кыска, куе, төпләре кара. Колаклары зур түгел, очлы. Канатының яртысы арткы аягының тышкы бармагындагы аскы өлешенә беркетелгән. Койрыгы кыска.
Үрчүе
үзгәртүЙөклелеге 40-60 көн дәвам итә. Гадәттә елына 1 тапкыр 1-2 бала тудыра. 3-7, кайвакыт 16 елга кадәр яши.
Яшәеше
үзгәртүЭңгердә актив. Төзелешләрдә, агач куышларында, кыя ярыкларында яши.
Туклануы
үзгәртүНигездә бөҗәкләр белән туклана, табышын һавада тота.
Таралышы
үзгәртүЯкынча 40 төре билгеле. Евразидән алып Көньяк Африкага һәм Австралиягә кадәр таралган. Көньяк Уралда кәрлә вак колак ярганат һәм Натузиус вак колак ярганат очрый.
Җаек алды көньягында очрый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.
- ↑ https://biodiversity.org.au/afd/taxa/Pipistrellus