Вакытлыча бурычлы крәстиәннәр

Вакытлыча бурычлы крәстиәннәр (рус. Временнообязанные крестьяне) — 1861 елның 19 феральдәге положениелар буенча крепостной бәйлелектән азат ителгән, ләкин түләп алуга күчерелмәгән крәстиәннәр категориясе. Крәстиәннәрнең вакытлыча бурычлы булу хәленең тәмамлану вакыты юридик яктан билгеләнмәгән була, ләкин аларга 9 ел буе бүлеп бирелгән басу җирләрен сатып алудан баш тарту тыела. Вакытлыча бурычлы крәстиәннәр җир бүлемнәрен файдаланган өчен закон белән билгеләнгән күләмдә йөкләмәләр (барщина яки оброк) үтәргә тиеш була. Җир бүлемнәренең мәйданнары һәм крәстиәннәрнең алар файдаланган өчен йөкләмәләре «Крәстиәннәргә җир биләүне оештыру турында урындагы положениеләр»га ярашлы билгеләнгән. Җир бүлемнәрне алгач, вакытлыча бурычлы крәстиәннәр җир биләүчеләр катламына күчкән.

1881 елның 28 декабрьдагы законга туры китереп, барлык вакытлыча бурычлы крәстиәннәр 1883 елның 1 гыйнварыннан алып мәҗбүри түләп алуга күчерелә; 1905 елның 3 ноябрендәге указы белән 1906 елның 1 гыйнварыннан түләп алу хакы яртылаш киметелә, 1907 елның 1 гыйнварында туктатыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү