Алпавыт крестьяннары

(Алпавыт крәстиәннәре битеннән юнәлтелде)

Алпавыт крестьяннары (рус. Помещичьи крестьяне) — Русиядә алпавытларга милек хокукында буйсынган крепостной крестьяннәр. крестьяннәр категориясе буларак, XVI гасырның ахырында, крепостной хокук урнашканнан соң барлыкка килә, крестьян реформасына кадәр булган.

Алпавыт крестьяннары

Реформага кадәр үзгәртү

Алпавыт крестьяннәре алпавыт җирләрендә яшәгән, үзләренә бүлеп бирелгән җир бүлемнәрен файдаланган. Алар дәүләт йөкләмәләре (рекрут, олау, почта йөкләмәләре, һ.б.) үтәгән, җан башыннан салым керткән, барщинага эшләгән, акчалата оброк түләгән. Хокукларлары иң нык чикләнгән халык категориясен тәшкил иткәннәр (алпавытның крестьяннәрне сату, хөкем итү, җирсез калдыру, икенче җиргә күчерү һ.б. хокукы булган).

Реформадан соң үзгәртү

19 февральдәге положениеләргә ярашлы, алпавыт крестьяннәре шәхси һәм милек хокукларын алалар, алпавытлар үзләрендә җир милкен, шул исәптән крестьян бүлемнәрен саклап кала. Йөкләмәләр үтәгән өчен алар крестьяннәргә йорт һәм басу бүлеме бирергә тиеш була. Җир сатып алганга кадәр, алпавыт крестьяннәре вакытлыча бурычлы крестьяннәр категориясендә кертелә һәм барщина үтәүне яки оброк түләүне дәвам итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү