Вадим Андреев (17 август 1955, Уфа, БАССР) — ССРБ һәм Россия галиме, тау инженеры, нефтьче. БР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2009), техник фәннәр докторы (1998), профессор (2003). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2006). А.А. Трофимук исемендәге премия лауреаты (2010).

Вадим Андреев

Биографиясе үзгәртү

Андреев Вадим Евгеньевич 1955 елның 17 августында Уфада туа.

1977 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. Аннары шунда ук эшли башлый.

1983 елдан алып Вадим Евгеньевич — өлкән инженер, 1985 елдан бирле — лаборатория мөдире, шул ук вакытта 1988 елдан бирле «Нефть һәм газ чыккан урыннар геологиясе һәм разведкасы» кафедрасының мөдире булып эшли.

1989 елдан бирле Вадим Андреев Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру гыйльми тикшерү институтында сектор мөдире булып эшли башлый. 1992 елдан алып — лаборатория мөдире, 2001 елдан директор булып эшли.

1998 елда Вадим Андреев техник фәннәр докторы исемен яклый. 2003 елда профессор дәрәҗәсен яулый.

2002 елдан бирле Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының Нефть һәм газ технологияләр һәм яңа материаллар үзәгенең директоры булып эшли башлый.

2006 елда Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә. 2010 елда А. А. Трофимук исемендәге премиягә лаек була.

Башкортстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, «Проблемы нефтегазодобычи»гыйльми киңәшмәсенең җитәкчесе.

Андреевның гыйльми эшләре катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын геология-технологик нигезләүгә, прогнозлауга багышланган. Андреев карамагы астында физик-химик, микробиологик һәм комплекслы ысулларны файдаланып эшләнгән калдык нефтьне чыгару технологиясен Башкортстан һәм Көнбатыш Себер нефть ятмаларында кулланыла башлый.

Вадим Андреев 300 тирәсе гыйльми хезмәт һәм 29 уйлап табу авторы кебек билгеле.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

    • Геолого-технологические особенности разработки нефтяных месторождений южного региона Башкортостана. Санкт-Петербург, 2004 (авторд.)
    • Прогнозирование применения новых методов увеличения нефтеотдачи при освоении трудноизвлекаемых запасов нефти. Уфа, 2007 (авторд.)
    • Освоение трудноизвлекаемых запасов нефтяных месторождений с применением энерго- и ресурсосберегающих технологий. Уфа, 2011 (авторд.).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2006)
  • А. А. Трофимук исемендәге премия (2010)

Сылтамалар үзгәртү

  • Р. Н. Напольская Андреев Вадим Евгеньевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.