Бөгелмәдә Ан-24 һаләкәте

Бөгелмәдә Ан-24 казасы — 1986 елның 2 мартында якшәмбе көнне Бөгелмә тирәсендә Аэрофлот компаниясенең Ан-24Б очкычы һәлакәткә дучар булуы, нәтиҗәдә 38 кеше һәлак була.

Бөгелмәдә Ан-24 һаләкәте
Сурәт
Урын Bögelmä һәм Татарстан АССР
Вакыт мизгеле 26 ноябрь 1991
Юл башы Нижневартовск[d]
Через Рощино[d]
Пункт назначения Bögelmä
Үлүчеләр саны 41
Галәми аппарат Антонов Ан-24[d]
Хезмәтләндерүче Аэрофлот

Самолет үзгәртү

Ан-24РВ 47823 борт номеры белән (заводныкы — 17307204) Антонов заводында 1971 елда чыгарылган.

Каза үзгәртү

Самолет Түбән Вартадан Төмәнгә соңгы арадаш утыру белән Бөгелмәгә заказлы рейс башкарган, самолетта вахтачы нефтьчеләр булган. Очкычта командирлардан Я.Ф. Гасанов, икенче пилот Ю.А. Епанчинцев һәм бортмеханик П.П. Ломоносовтан торган экипаж була. Салонда стюард Григорьев Р.В. эшләгән, тапшырылган метеорологик фараз буенча, Бөгелмәдә 9 м/с тизлектә, көчәйгәндә 15 м/с тизлектә җил, 120-300 метр биеклектә катлаулы яңгыр болытлары, томан, горизонталь күз күреме 800 метр, вертикаль — 80 метр көтелгән. Шулай ук экипажны болытлар һәм явым-төшемнәр, көчле бозлавык турында кисәткәннәр.[1]

Бөгелмәгә кадәр очыш җитди кисәтүләрсез уза, ә аэропортка якын килгәндә, рөхсәт алганнан соң, экипаж төшүне башкара башлый. Тик кисәтүне онытып, экипаж башта бозлавыкка каршы системага кертә алмый. Бары тик 1100 метр биеклектә генә керү юнәлешендәге аппарат һәм һава җыю җайланмасы системасы кертелә. Аннары 900 метр биеклектә бозлавык сигнализациясе эшли башлый, әмма экипаж канат һәм каурыйлануны кабызмый.[1]

Диспетчер күрсәтмәсе буенча, утырту 192° курсы буенча һәм РСП+ОСП системасы буенча башкарылган, ә пилотлаштыруны бу этапта икенче пилот башкарган. Аэропорттан 11 километр ераклыкта һәм 400 метр биеклектә экипаж глиссадага чыга һәм саолетны утырту өчен рөхсәт сораган. Диспетчер аларга бу рөхсәтне бирә, шулай ук һава торышын әйтә, тик шул ук вакытта мөмкин булган бозлану турында күрсәтми. Алга таба бортмеханикка стабилизатор өслеген карарга кирәк була, тик ул моны эшләми һәм аның боз белән каплануын күрми. Шуннан соң глиссадага керү юлына җиткәч, экипаж, бозлану һәм ПОС сүндерелгәндә, РЛЭны бозып, канатларны ача.[1]

Авиалайнер ДПРМ янына глиссададан 45 метрга югарырак килә, тик диспетчер бу хакта пилотларны кисәтми һәм аларга утыртуны туктатып һәм икенче әйләнешкә китәргә күрсәтмә бирми. ВПП торцына кадәр 3500 метр калгач, самолет даими 220 км/сәг тизлек белән экипаж тарафыннан курс һәм биеклек буенча рөхсәт ителгән тайпылышлар зонасына кертелә. Әмма ВПП торцыннан 2600 метр ераклыкта тангаж буенча баланслау бозыла, биеклектәге руль бозылу сәбәпле, барыбер кире кагыла. Шулай ук 1700 метрда авиалайнер уңга китә, ә 1400 метрда полосадан рөхсәт ителгән чиккә чыга.[1]

Мондый кискен тайпылышны күреп, сәгать 05:01:26-да диспетчер экипажга икенче әйләнешкә китәргә команда бирә. Кабинаның үзендә карар кабул итү биеклеген узу турында сигнализация эшли, шуннан соң 5 секундтан соң командир самолетны пилотлаган икенче пилотка команда бирә. Тегесе штурвалны үз өстенә ала, ә двигательләр режимы күтәрелешкә кадәр арттырыла, шуннан соң самолет 60 метр биеклеккә кадәр төшеп, югарыга китә. Әмма штурвал үзлегеннән китә башлый, тискәре артык авырлык барлыкка килә, ә самолетны мондый пиктан чыгару шактый тырышлык таләп итә. Әмма аз биеклек һәм моның аркасында килеп чыккан вакыт пилотларны ситуацияне саклап калу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән.[1]

Сәгать 05:02:00 260 км/сәг тизлек белән Ан-24 70-80° почмагы астында ВВП торцыннан соң 802 метр һәм аның күчәреннән 598 метр ераклыкта җиргә бәрелә, шуннан соң тулысынча җимерелә. Шул ук вакытта янгын чыкмаса да, экипажның 4 әгъзасы һәм 37 пассажир һәлак була.[1]

Искәрмәләр үзгәртү