Бәхәс:Тапкырлаучыларга таркату

Соңгы шәрех: «Термин» темасында 1 ел элек элек Әмир язды

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Казакъ теле Википедиясендәге «Жіктеу (математика)» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Термин үзгәртү

Абдулла әфәнде, бу математик термин миндә шик уята. Тапкырлаучыларга җекләү ― шул ук тапкырлаучыларга таркату түгелме соң ? Татар телендә җекләү сүзе бар, ләкин ул балта остасы куллана торган термин. Бу терминны кулланышка кертәсегез килә икән (аңа сылтаучы абруйлы чыганак булса), Җекләү (математика) дип алырга кирәктер.--Әмир (бәхәс) 19 мар 2023, 20:43 (UTC)Җавап бирергә
Isänmesez, Ämir äfände. Ägär dä tigezlamä juğarıraq däracäle bulsa, häm niçekter kompjuter järdämendä berniçä tapqırlauçı tapqırlamasına täñgäl ikäne isbatlansa, mäsälän, tiz itep küp juramanı sanap qarap, kompjuter algoritmın kertkän şul ısul tapqırlauçılarğa tarqatu belän şul uq ısul bulır mikän? Şulaj uq kompleks sannar belän tapqırlauçılarğa tarqatunı da üz eçenä kertä mikän? Şularnı belmiçä şundıjraq töşença qullanıp qaradım. Ul jararlıq töşençä buluı da ixtimal.
Jäğni "tarqatu" ğamäle bulmasqa da mömkin. Jä tikşerep qaralğan formula, jä birelgän mäğlumat bazasında turı kilü, h.b.

Абдулла әфәнде, Сезнең мәкаләдә китергән мисалларыгызны Тапкырлаучыларга таркатуга мисаллар, диделәр югары белемле математиклар ))--Әмир (бәхәс) 20 мар 2023, 08:31 (UTC).Җавап бирергә
@Әмир әфәнде, җекләү дип бездә агач тактада, бер берсенә утырту өчен, уем ясауны әйтәләр бугай. Ilnur efende (бәхәс) 20 мар 2023, 08:07 (UTC)Җавап бирергә
Ilnur efende, килешәм, бездә дә (Кама аръягында) җек = уем, җекләнү = ике такта арасында уем (тишек, ярык) хасил булу.--Әмир (бәхәс) 20 мар 2023, 08:31 (UTC)Җавап бирергә
Әйе, дөрес, таркату була. Ilnur efende (бәхәс) 20 мар 2023, 07:56 (UTC)Җавап бирергә
Мәкаләдә әзер формулаларны куллану дигән ысул дип китерелгән булып аны тапкырлаучыларга таркату белән нәкъ шул икәнендә шикләнәм. Кимендә шул өлешендә. "Җек" сүзен сүзлектән карадым. Татар телендә исем сүзе бар икәненә ышандым. Минем өчен чишелмәгән сорау булып кала һәм "җекләү" сүзенең дөрес түгел икәнен исбатлап булмагач, яраган кебек. "Җекләү" сүзе "төп"-"төпләү", "сап" - "саплау", "тыш" - "тышлау" кебек ясалырга тиеш булганга охшаган. Әмма тикшерергә кирәк әле. Якын казакъ телендә шундый сүз булганы (казакъча әйтелешле) татар телендә дә шундый сүз булуы ихтималын югары итеп куярга берникадәр дәрәҗәдә мөмкинчелек бирә. --A.Khamidullin (бәхәс) 20 мар 2023, 10:37 (UTC)Җавап бирергә
Мәсәлән, компьютер ниндидер югары дәрәҗәле тигезләмәнең бик озын тапкырлаучылар тапкырламасына тәңгәл килүен күрсәтә. Кеше аларны алай ук карап та чыга да алмый. Әмма нәтиҗәсе кайдадыр кулланыла. Шул очракта тапкырлаучыларга таркату дигән сүзне куллану урынлы буламы?--A.Khamidullin (бәхәс) 20 мар 2023, 10:44 (UTC)Җавап бирергә
Казакъ телендә дә бу шул аеру, таркату, яру дигәнне аңлата булып чыга. Татарча җек - ярык, ара синонимы кебегерәк . Ilnur efende (бәхәс) 20 мар 2023, 11:36 (UTC)Җавап бирергә

Абдулла әфәнде, казакълар да kk:Жіктеу (математика) дип алган бит. Тагын күрсәттем югары белемле математикларга Җекләү сүзен һәм мәкаләне, алар: «Америка ачмагыз, ул ачылган; велосипед уйлап чыгармагыз, ул ясалган», диделәр. ОРИСС? --Әмир (бәхәс) 20 мар 2023, 12:22 (UTC)Җавап бирергә

Xäzer alaj jazğanbız ikän, nulençe däräcä algebraik ğıjbaräne şul añlatmadan çığarırğa kiräk. Çönki ul tapqırlauçılarğa tarqatıla, ä däräcäse tübänäjmäskä mömkin, şul uq nulençe däracä bulıp qalırğa mömkin.--A.Khamidullin (бәхәс) 20 мар 2023, 21:19 (UTC)Җавап бирергә

Xäzer jazılğança döres tügel. Xata. Jä ozınraq itep - "algebraik ğıjbaräne tübänräk däräcä tapqırlauçılar tapqırlaması räweşendä çağıldıru" dip jazsaq jaxşıraq bulır dip ujlıjm. Älegä şulaj torıp torsa xata bulmas.--A.Khamidullin (бәхәс) 20 мар 2023, 21:50 (UTC)Җавап бирергә

Абдулла әфәнде, татар мәктәпләрендә каз. Алгебралық өрнекрус. Алгебраическое выражениены → Алгебраик аңлатма дип үтәләр икән.--Әмир (бәхәс) 21 мар 2023, 20:47 (UTC)Җавап бирергә
«Тапкырлаучыларга таркату» битенә кире кайту.