Бәхәс:Пакистан Ислам Җөмһүрияте

(Бәхәс:Пакьстан битеннән юнәлтелде)
Соңгы шәрех: 7 ел элек элек Qdinar язды
«Пакистан Ислам Җөмһүрияте» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Пакистан Ислам Җөмһүрияте» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


Оригинал исем پاکِستان- димәк Пакистан, кайдан сез Пакьстан, Пакъстан вариантларын алдыгыз? Менә Пакистан.--Kitap (бәхәс) 14 дек 2015, 20:40 (UTC)Җавап бирергә

  • Риза --Kitap (бәхәс) 15 дек 2015, 12:05 (UTC)Җавап бирергә
  • Риза Чыннан да, ниндидер уйлап табылган исем --MalTsilna ▪ talk 14 дек 2015, 21:01 (UTC)Җавап бирергә
  • Каршы чөнки пакьстан - татар теле кагыйдәләре буенча ясалган сүз, ә пакистан - алынма сүз, чөнки татар телендә кушма сүзләрдә сүзләр арасына өстәмә сузыклар өстәлми. әмма кайвакытта стан кушымчасы алдында ы,е(э) авазы өстәлә әмма язылмый: татар(ы)стан, әмма ул төрки-татар кушымчасы түгел, фарсы теленнән кергән бугай, моны стан сүзенең алдына ы өстәлү дип тә санап була: стан -> ыстан. (мисал өчен урыс телендә о хәрефе өстәлә, ә һинд (мөселман һинд теле исеме искә төшми әле) телендә бәлки и хәрефе өстәләдер.) --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 07:24 (UTC) һәм "пакистан урыс сүзе булып яңгырый. әмма мөселман иле өчен татар телендә бу килешми". 18 дек 2015, 13:07‎ утс+3 : төзәттем. 2015-дек-19 11:00: төзәттем.Җавап бирергә
  • Каршы - Чөнки: 1)Татар телендә "-стан" белән язылган дәүләтләр байтак: Башкортстан, Чуашстан, Маҗарстан, Таҗикстан, Үзбәкстан - алар бер дә БашкортЫстан, ЧуашЫстан яки МаҗарИстан, ТаҗикИстан, ҮзбәкИстан итеп язылмыйлар ич, 2) бу ил атмасында "пакь" сүзе нигез булып тора. Тарихтан белгәнебезчә, бу ил "пакь ил" яисә "чеп-чи мөселман төбәкләрне берләштерү, кяферләрдән (Бер Аллаһны танымаучы һиндуслардан дип аңларга кирәктер) пакь булган ил" буларак төзелгән иде. Шуңа күрә ул "Пакьстан" исемен йөртә дә. Татар сүзе "пакь" - нечкәлек билгесе белән языла ("ь"). Латинча исем - Pakstan. --Milli (бәхәс) 12 фев 2016, 08:29 (UTC)Җавап бирергә

шулай ук карагыз: Википедия:Күчерү. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:13 (UTC)Җавап бирергә

"пакистан" шикелле вариантны сайлаган очракта да, пакистан урыс сүзе булып яңгырый. әмма мөселман иле өчен татар телендә бу килешми. пакестан булса яхшырактыр, чөнки ул һинд теленең үзендә дә ул шулай: http://tt.forvo.com/word/%D9%BE%D8%A7%DA%A9%D8%B3%D8%AA%D8%A7%D9%86 , бары тик аларның гарәп язуында еэ хәрефе юктыр, яки тулы хәрефе бардыр ә аларның ул төштә тулы хәреф язасылары килмидер, ә диакритикасы юктыр, шуңа күрә алар аны пакистан дип язалардыр, яки алар бөтенләй и белән е не бер үк аваз итеп кабул итәләрдер. --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 07:32 (UTC)Җавап бирергә

"кайдан сез Пакьстан, Пакъстан вариантларын алдыгыз" - пакьстанны аңлаттым, пакъстанны урыс мәктәбендә укыган, урыслашкан татарлар уйлап чыгаргандыр. -QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 07:43 (UTC) төгәлрәге, пакь сүзенең язылышын белмәгәннәрдер дә, ялгыш, һәм разбираться итергә теләмичә, кулланылышка кертеп җибәргәннәрдер. --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 07:50 (UTC)Җавап бирергә

"Менә [ http ://tnv ...." - менә "Пакьстан": http://e-umma.ru/node/1590 http://www.vatantat.ru/index.php?a2pg=1147 Дравид телләре http://cocktailservices.ga/index.php?page=4842 http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/19/115711/ https://vk.com/wall-63172339_496 -QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 07:43 (UTC)Җавап бирергә

      • Башка төрки кардәш телләрдә дә Пакистан (башкортча, әзәри, төрекчә, кырымтатарча), яки Пәкистан (казакъча) дип куланыла. Рәсми татар матбугатында да Пакистан, һәм иң мөһиме оригиналь исем: پاکِستان- гарәпчә укый белсәгез, нәкъ Пакистан (Пәкистан) дип укыячаксыз: "کِ" = К хәрефе астында махсус билге "И" дип күренә.--Kitap (бәхәс) 15 дек 2015, 12:05 (UTC)Җавап бирергә

1) син википедиядагы терминнар турында гына әйтәсең 2) казакча пәкестан, чөнки аларда пәкiстан дип язылган, казак телендә урысча укылышлы е гына е дип языла, татарча укылышлы е i дип языла. --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 16:31 (UTC)Җавап бирергә

1) бу очракта укылыш-әйтелеш язылышка караганда көчлерәктер, ни өчен шулай уйлаганымны аңлаттым. 2) татар информ белән ватаным татарстан, белүемчә, татарстан хакимиятенең матбугатлары. әмма шул ук гәҗитләрдә башка язылыш вариантлары да бардыр. --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 16:39 (UTC)Җавап бирергә

"ниндидер уйлап табылган исем" - мин уйлыйм, пакьстан - татарчалаштырылган исем, һәм, ике өлешен аерым-аерым тәрҗемә итеп, татар телендә ялгау белән китереп чыгарылган исем. --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 16:41 (UTC)Җавап бирергә

гуглда
site:tat.tatar-inform.ru+"пакьстан"
https://www.google.ru/search?q=site:tat.tatar-inform.ru+"пакьстан" : "8 results".
site:tat.tatar-inform.ru "пакстан" - "About 37 results"
site:tat.tatar-inform.ru "пакестан" - "No results ..."
site:tat.tatar-inform.ru "пакистан" - "About 33 results"
site:tat.tatar-inform.ru "пакъстан" - "About 141 results"
"пакъстан" - иң күбе, бер караганда, бу хата, әмма, икенче караганда, бу табигый, бу татарчалаштыру, сингармонизм кагыйдәсе. ә сез тәкъдим иткән "пакистан" 3 нче урында гына. бу мин әйткән нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйм. мин әйттем: "пакистан" - урыс сүзе булып яңгырый. тагын, аның белән кеше башында конфликт барлыкка килә: "и" каян килеп чыккан монда? дигән уй. шуның белән ул язылыш үзеннән этәрә. --15 дек 2015, 16:53‎ Qdinar

ватаным татарстан гәҗите минем килешә! чөнки анда белемлерәк кешеләр эшли, ул халык күптән укыган гәҗит, ә татар информ ул сайт кына, һәм аның һаман да укучылары күп түгел бугай, һәм , хәтерләвемчә, анда грамматик хаталар күп бар иде. : гуглда:
site:vatantat.ru "пакьстан" - 13
site:vatantat.ru "пакъстан" - 3
site:vatantat.ru "пакистан" - "Your search - ..... - did not match any documents. " (0)
site:vatantat.ru "пакстан" - 0 --QDinar (бәхәс) 15 дек 2015, 17:04 (UTC) ялгыш язган идем, 15 дек 2015, 17:06 да төзәттем. дек17 14:47: "пакстан"ны өстәдем.Җавап бирергә

оффтопик, коммент: шунысы кызык, бу мин яклаган кагыйдә буенча, һәм пакь сүзенең язылышы шикелле, бер уйлап караганда, кукмара сүзе кукьмара дип язылырга тиеш. моңа контраргумент була ала : урыс теленнән кергән сүзләр урыс телендәгечә языла. әмма кукмара сүзе урыс теленнән кергәнме соң? - булырга мөмкин, үзе ул мари сүзе булса да, татарларга ул урыс теле аша кергән булырга мөмкин. --QDinar (бәхәс) 1 фев 2016, 21:48 (UTC) урыс теленнән керсә дә, ул инде әйтелешен һәм язылышын үзгәрткән, шуңа күрә, урыс телендәге язылышны саклау кагыйдәсе инде кирәк түгел. шулай итеп, кукьмара дип язылырга тиеш икән. :) --QDinar (бәхәс) 2 фев 2016, 09:58 (UTC)Җавап бирергә

кулланучы:AqQoyriq син күчердең, әмма тавыш бирүдә "каршы"лар белән "риза"лар тигез: каршы: qdinar, milli, кулланучы:marat-avgust (marat-avgust "риза" шаблонын куймаган, әмма "дөрес" дигән) - 3, риза: kitap, кулланучы:malTsilna, кулланучы:әмир - 3. --QDinar (бәхәс) 6 июн 2016, 15:29 (UTC)Җавап бирергә

«Пакистан Ислам Җөмһүрияте» битенә кире кайту.