Бүкәнле
Бүкәнле — татар халык уены.
Бүкәнле | |
---|---|
күп | |
спорт залы, урам | |
уртача |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар аллы-артлы парлашып түгәрәкләнеп басалар. Бер парсыз кеше түгәрәкнең тышкы ягында кала. Ул бер парның артта торган кешесенә кагыла һәм алар икесе ике якка түгәрәк буенча йөгереп китәләр. Ә парсыз калганы аларның урынында басып кала. Тегеләрнең кайсы тизрәк түгәрәк буенча әйләнеп чыга, ул әлеге басып калучының алдына басып, парлы була. Соңарганы исә, парсыз кала. Ул үз чиратында тагын да берәр парга килеп кагыла һәм уен тагын шулай кабатлана.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.