Буш урынлы
Буш урынлы — татар халык уены.
Буш урынлы | |
---|---|
күп | |
киң зал, урам | |
уртача |
Уйнау тәртибе
үзгәртүУен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.
Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
- Саескандай чайкаклап,
- Мин йөримен өй саклап,
- Каздай булып кыйгаклап,
- Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.