Буй дулкыны — таралу юнәлеше буенча зурлыклар тирбәнгән дулкын. Буй дулкынында матдәнең алмаш тәэсир итешүе фәзада чикләнгән тизлек белән тарала, дулкын энергиясе агымы буйлап юнәлгән вектор һәм скаляр функция белән тасвирлана.

Буй дулкыны
Яссы буй дулкыны
Бар юнәлешкә таралучы буй дулкыны яссылыкта

Сыгылмалы дулкыннарда (тавыш дулкынында) вектор функциясе дулкын таралу мохите кисәкчекләр тизлегенең үзгәрешен тасвирлый, скаляр функциясе — матдәнең тыгызлыгын тасвирлый.

Буй дулкынының бер мисалы — акустик (сыгылмалы) дулкын. Сирәк очракта, көчле дисперсияле мохиттә электромагнит дулкыны да буй дулкынына карый.

Һавада тавыш дулкыны — буй дулкыны булып тора.

Буй дулкының энергия агымы тыгызлыгы төшенчәсе Россия физигы Николай Умов тарафыннан кертелгән.

Әдәбият үзгәртү

Виноградова М. Б., Руденко О. В., Сухоруков А. П.. Теория волн: учебное пособие для физических специальностей вузов. — 2-е издание, переработанное и дополненное. — Москва: Наука, 1990. — 432 с. — ISBN 5-02-014050-3.