Бронхитсулыш системасы авыруы, бронхларның лайлалы тышчасы ялкынсынуы.

Бронхит
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару acefylline[d][1], Азитромицин[d][2], cefpodoxime[d][3], dicloxacillin sodium[d][4], Спарфлоксацин[d][5], dyphylline[d][6], cefdinir[d][7], Эрдостеин[d][8], methacycline[d][9], Джозамицин[d][10] һәм cefixime[d][11]
ICD-9-CM 490[12], 466.0[12], 491[12][13], 491.9[12][13] һәм 491.8[13]
ICPC 2 идентификаторы R78
NCI Thesaurus идентификаторы C26932[12], C2911[12] һәм C26722[12]
 Бронхит Викиҗыентыкта

Бронхлар ялкынсынуы (бронхит)—сулыш системасында иң күп таралган авыруларның берсе. Күп вакытта бронхлар ялкынсынуы ОРЗ, ОРВИ, грипп И авыруларын кичергәннән соң барлыкка килә. Гадәттә авырулар саны көз- 1 кыш айларында артып китә. Бронхлар ялкынсынуына борында, тамакта хроник инфекциягә китерүче микроорганизмнар, дәваланмый калган хроник тонзиллит, ринит, гаймо­ рит, синусит авырулары, һава шартларының салкын, дымлы булуы, орга- низмнын үтә көчле туңуы, күп еллар буе тәмәке тарту китерә.

Эштәге тузанлы, кислота парлары, газлар булган зыянлы һава да кискен бронхитка китерергә мөмкин. Шулай ук кайбер инфекцион авырулар (коклюш, кызамык, дифтерия һ.б.) кичергәннән соң, бронхит бу « авыруларның катлаулануы буларак күзәтелә. Йөрәк җиткелексезлеге белән авырган кешеләр бронх-үпкә системасы авырулары белән интегә. Көчле коры йөткерү, сулыш алуның кыенлашуы, тын бетү, гомуми хәлсезлек бронхларның үтә көчле ялкынсынуының беренче билгеләре булып тора. Патологик процессның зур бронхлардан вакларына таралу чорында тәннең температурасы кайвакыт 38 градуска кадәр күтәрелә, йөткерү дымлыга әйләнә, лайлалы-эренле какырык бүленеп чыга башлый. Еш кына авыруларның башы авырта, йокысызлык интектерә. Авыру 3-4 атна дәвам итеп, терелү белән тәмамлана. Әгәр дәвалау дөрес алып барылмаса, процесс вак бронхларга, бронхиолаларга күчеп, чир озак дәвам итәргә һәм хроник формага күчәргә мөмкин. Хроник бронхитны һәрвакыт кискен бронхитның дәвамы дип әйтеп булмый. Еш кына сүз мөстәкыйль авыру турында бара. Бу очракта сулыш юллары агулы матдәләр тәэсирендә зарарлана башлый. Мәсәлән: сулый торган һавадагы тәмәке төтене белән, йә бүтән төрле химик матдәләрнең күплеге, тузан керүләре хроник бронхлар ялкынсынуына китерә. Хроник бронхлар ялкынсынуының типик күрсәткече — бер ел эчендә 3 ай буе, йә 2 елдан артык вакыт эчендә какырык белән йөткерүләр ] һәм көчәя барган тын бетү.

Кискен бронхлар ялкынсынуы белән авырганда сырхауга урын өсте режимы, күп итеп бал, кура җиләге, юкә чәчәкләрен кушып ясалган эчемлекләр, җылытылган селтеле минераль су эчү, күкрәккә һәм арканың ике калак сөяге арасына горчичниклар, медицина банкалары кую, какырык ясый торган ингаляцияләр билгеләнә. Медицина препаратларыннан ас­ пирин, витаминнар; көчле авыртулы коры йөткерү интектергәндә, натрий гидрокарбонаты белән либексин билгелиләр. Авыру бик көчле булган очракларда антибиотиклар кулланыла. Үз вакытында дәваланмаган бронхлар ялкынсынуы, хроник формага күчәргә, үпкәләр ялкынсынуына, аннары пневмосклерозга, эмфиземага китерергә мөмкин.

Хроник бронхлар ялкынсынуын дәвалаганда авыру китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерү таләп ителә. Авыруга тәмәке тартуны ташларга, эш урынындагы һавада сулыш юлларына зыян китерә торган матдәләр булса, эшне алыштыру, йә агулы матдәләрдән чистарту җаен карарга кирәк.

Хроник бронхлар ялкынсынуы озак дәваланмаган очракта, процесска эмфизема, пневмосклероз авырулары өстәлеп, үпкә-йөрәкнең җиткелекле эшләмәвенә китерә.

Бронх авыруларын дәвалаганда, үлән төнәтмәләре яхшы терапевтик эф­ фект бирә. Мәсәлән, кискен һәм хроник бронхлар ялкынсынуы белән авыр­ ганда, түбәндәге үсемлекләрне кулланырга була. Төнәтмә ясар өчен 40 г песи борчагы тамырын, 25 г шәрә төче тамырын, 20 г үги ана яфрагын, 15 г фенхель җимешләрен алырга кирәк. Катнашманы ваклагач, 1 аш кашыгы чималга 1 стакан кайнар су салып 30 минут төнәтәләр. Сөзгәннән соң, җылы төнәтмәне көненә 3 тапкыр 1/3 стакан күләмендә, какырык ясалсын өчен эчәләр.

Кискен бронхит белән авырганда, аякларга горчицалы җылы ванналар ясау яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен бер чиләк суга 1 аш кашыгы горчица яки 5-6 горчичник салып, җылы су өсти-өсти аякларны 10-15 минут пар­ ландырырга кирәк. Җылы таралмасын өчен, аякларны һәм су салынган савытны одеял белән каплау зарур. 1 стакан солыны һәм уртача зурлыктагы 4 суганны 4 л суга салып 500 мл калганчы кайнатырга. Сөзгәннән соң, 2 көн дәвамында эчәргә. Солылы суган төнәтмәсе йөткерүне һәм бронхлардагы ялкынсыну процессларын бетерергә ярдәм итә.

Яз көннәрендә каен яки өрәңге суларын эчү файдалы.

Авыруның билгеләре үзгәртү

  • төп билгесе – еш ютәлләү (башта коры, соңрак юеш ютәл);
  • күкрәк турысы авырту;
  • тирән сулыш алу авырлашу;
  • кисәк кенә сулыш алганда гыжлау;
  • тән температурасы күтәрелү.

Хроник бронхит үзгәртү

Табиблар бронхитның ике төрен аерып күрсәтәләр: кискен һәм хроник бронхит. Кискен бронхит берничә атна дәвамында барырга мөмкин. Гадәттә, ул грипп яки ОРВИ фонында барлыкка килә. Кайвакытта бронхит барлыкка килүгә тәмәке төтене, тузан, агулы газлар да сәбәпче була ала.

Кагыйдә буларак, барлык хроник авырулар, тулысынча дәваланып бетмәгән кискен авырулардан соң барлыкка килеп, авыруның икенче баскычы дип каралалар. Хроник бронхит — болардан чыгарма. Гадәттән тыш очракта гына кискен бронхит хроник авыруга әйләнә. Кайвакыт коклюш авыруы клиник картинасы буенча хроник бронхитка охшый, тик бу очракта авыруга китергән бактерияләр башка.

Хроник бронхит—бронхларның лайлалы тышчасында тупас үзгәрешләр барлыкка килү нәтиҗәсендә үпкәләрнең функциясен кискен рәвештә боза торган мөстәкыйль авыру. Әлеге үзгәрешләр зарарлы матдәләрнең еллар буе бронхларга зыянлы тәэсир итү нәтиҗәсе булып санала. Алар арасында беренче урында тәмәке төтене тора, шуңа күрә хроник бронхитны еш кына «тәмәкече бронхиты» дип тә йөртәләр. Сирәгрәк очракта бронхларга цемент, күмер, агач тузаннары һәм башка механик яки химик катнашмалар белән пычранган һава утыра һәм лайлалы тышчаның керфекле эпителиен зарарлый. Нәтиҗәдә бронхның дренаж функциясе бозыла. Бронхларда лайла җыелып тоткарлана һәм йөткерүгә китерә. Бу фазаны катараль хроник бронхит дип тә атыйлар.

Кызганычка каршы, тәмәке тартучылар йөткерүгә зур игътибар бир­ ми, аны бетәр әле дип уйлыйлар, үзләрен һәм башкаларны да агулап, төтенләүләрен дәвам итәләр. Берничә елдан патологик процесс авыррак стадияләргә күчә. Бу стадияләр кемдә ничек була, анысын чамалау авыр.

Ләкин алар икесе дә куркыныч.

Беренче очракта сулыш алу бозылырга мөмкин, аның нигезендә кечкенә бронхларның лайла белән томалануы, бронхлардагы лайлалы тышчаның озак ялкынсынуыннан барлыкка килгән спазм ята. Тын бетә башлый, башта физик йөкләнеш вакытында, аннары—тыныч вакытта да. Бронхлар лайла белән тулып кыскарганга күрә, сулыш алу авырая, альвеолалар (газ алмашы бара торган үпкә куыкчыклары) киңәяләр, анда һава тоткарлана һәм үпкә эмфиземасы дип аталган авыру барлыкка килә. Бу стадиядә авыруны хроник обструктив бронхит дип йөртәләр.

Икенче очракта процесс башкачарак бара. Озак һәм киң ялкынсыну кичергән бронхларга бик күп эрен ясаучы микрофлора утыра. Нәтиҗәдә, эренле хроник бронхит барлыкка килә. Аңа фазалы бару характерлы: өзлегү белән ремиссия (авыруның вакытлыча җиңеләюе яисә авыру билгеләре юкка чыгу) чиратлашып бара. Гадәттә өзлегүләр каты туңганда яки салкын

тиеп авырганда барлыкка киләләр. Авыруның температурасы күтәрелә, кәефе югала, ул хәлсезләнә, какырык бүленеп чыгу сизелерлек арта.

Хроник бронхитны дәвалауның әһәмиятле чарасы — беренчел сәбәпне бетерү. Әгәр ул тәмәке тартудан барлыкка килгән булса (еш кына авыруның сәбәбе нәкъ менә шул), тәмәке тартуны ташларга кирәк. Әгәр сәбәп эш урынындагы шартларда (тузан, агулы матдәләр) булса, эшне, хәтта һөнәрне < алыштыру турында уйларга кирәк. Халык: «Сәламәтлек үзеңә кадерлерәк» яки «Сәламәтлек — әле ул барысы да түгел, ләкин сәламәтлектән башка — берни дә юк»,—дип белми әйтми, бу очракта шуны күздә тотып эш итәргә туры килә.

Мондый радикаль адымнардан башка да авыруның хәлен җиңеләйтә, хроник бронхит барышын акрынайта торган мөмкинлекләр бар. Чир үзенең соңгы стадиясенә күчеп өлгермәгән фазада, лайланы какырып чыгарта торган чаралар белән авыруларга үпкәдәге лайладан котылырга булышу кирәк.

Андый чараларга төрле төнәтмәләр, эремәләр, кискен бронхитны дәвалый торган таблеткалы препаратлар, рецептсыз сатыла торган лазолван керә.

Сырхауга хроник обструктив бронхит дигән диагноз куелган булса, бронхолитик чаралар максатка ирешергә ярдәм итә. Бронхолитик дарулар кечкенә бронхларны киңәйтә, сулыш алуны җиңеләйтә, альвеолаларда газ алмашын яхшырта, үпкә эмфиземасы барлыкка килүен һәм үсешен кисәтә.

Андый препаратлар арасында атровент бронхларның шома мускулларын киңәйтә торган яхшы препарат дип исәпләнә. Атровент препараты составына керә торган атровент матдәсе беродуала дип йөртелгән препаратта да бар.

Бу препаратларны даруханәдән алу өчен табиб рецепт язып бирә.

Эренле хроник бронхит булганда, бронхларны какырыктан чистарту өчен, какырык чыгара торган чараларны даими рәвештә кулланырга туры килә. Шундый бик яхшы чараларның берсе — дәвалаучы сулыш гимнастикасы (күнегүләргә ЛФК бүлмәләренәдә өйрәтәләр).

Өзлегүләрне булдырмау бик мөһим, чөнки һәрбер өзлегү катлаулануга, авыруның көчәюенә китерә. Аларны булдырмаска мөмкин. Туңмаска кирәк: урамда баш киеме белән йөрергә, салкын суда коенмаска, аяклар һәрвакыт җылыда, корыда булырга тиеш. Грипп эпидемиясе вакытында инфекциядән саклану таләп ителә. Кибетләргә, сырхауханәгә йөрергә туры килсә, урамга чыгар алдыннан борынга оксолин маен сөртергә, интерферон тамызырга кирәк. 3 атна буе (атнага 2 тапкыр) 1 әр таблетка арбидол кабул итү файдалы. 10 көн дәвамындә иртә-кич ликопид дигән даруны тел астына салып эретеп йотарга кирәк. Бу чаралар организмның саклану көчләрен активлаштырырга тиеш.

Әгәр йөткерү сәбәпсез башланып китсә, кичекмәстән табибка күренү зарур. ( Йөткерү һәрвакыт бронхит симптомы гына булып тормый. Ул—пневмония, шеш, туберкулез кебек куркыныч авырулар булганда да күзәтелә.


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү