Бразилиани́т — фосфатлар сыйныфы сирәк минералы, натрий һәм алюминийның төп фосфаты. Бразилия хөрмәтенә аталган, анда ул 1944 елда табылган булган. 1947 елда ул АКШ-та табылган булган.

Минас-Жерайстан бразилианит (Боннда музей экспонаты). Формуласы:NaAl3(PO4)2(OH)4. Төсе:сары, яшелсу-сарыдан төссезгә кадәр. Сызык төсе: ак. Ялтыравы: пыяла. Үтә күренмәлеге: яктылык үтә торганга кадәр үтә күренмәле. Тоташлыгы: камил. Синогония: Моноклинлы сингония. Катылыгы: 5,5. Сынуы: вак кабырчыклы сыман, ватылучан. Тыгызлыгы:2,98 - 2,99. Яктылык сыну күрсәткече:1,603 - 1,623.

Кристаллар кыскапризматик. Плеохроизм бик зәгыйфь, люминесценция күренеш юк, Яктылык дисперсиясе 0,014, икеләтә-сынучанлык +0,020, йотылу спектры интерпретацияләнми. Пегматитларда пәйда була. Амблигонит, берилл, хризоберилл, топаз белән ялгышып бутарга була.

Зур ятмалар бары тик Бразилиядә бар (Минас-Жерайс һәм Эспириту-Санту штатлары) һәм АКШ-та (Нью-Гэмпшир) бар. Бразилиядән кристаллар зурлыгы 12x8 см-га кадәр. Еш аның ятмалары лазулит һәм апатит белән.

Куллануы

үзгәртү

Зәркән эшендә сирәк кулланыла. Нью-Йоркта Табигый тарихы музеенда бразилиантның ике зур кристаллы бар — берсе массасы 19 карат бриллиант огранкалы, икенчесе массасы 23 каратлы — зөбәрҗәт огранкалы.

Әдәбият

үзгәртү
  • Шуман В. Мир камня. Драгоценные и поделочные камни. — М.: Мир, 1986. С.182.

Сылтамалар

үзгәртү