Борчак чәчеш татар халык уены.

Борчак чәчеш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
ачык һавада
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ачык һавада уйнала торган уеннарның берсе. Балалар бербер артлы ике куллап билләреннән алып бер чылбыр хасил итәләр. Баштагы бала бу чылбырны төрле кискен борылышлар, зигзаглар белән әйдәп йөртә. Арттагылар мондый кискен борылышларда кайсы кая чәчелеп кала бара. Уен бер генә кеше калганчы дәвам итә.

Уенның икенче вариантында балалар тотынышып түгәрәк ясыйлар да тизлек белән әйләнә башлыйлар. Кем түгәрәктән чәчелеп чыга, ул уеннан китә. Иң соңга кадәр калган кешеләр җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү